Бөгелмә хәрби комиссары Рафаэль Миннетдинов хәрби хезмәткәрләрнең әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырды
Ватанны саклаучыларның иң яхшы традицияләрен бөгелмәлеләр Удмуртия Республикасының Кизнер бистәсендә шефлыкка алынган хәрби частьтә дәвам итә. Хәрби хезмәткәрләрнең ата-аналары адресына часть җитәкчелегеннән Рәхмәт хатлары килде.
Бүген Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы хәрби комиссары Рафаэль Миннетдинов,39нчы аерым инженер-сапер полкы хәрбиләренә лаеклы тәрбия биргәннәре өчен, 53701 часть командиры рәхмәт хатын Ольга Степановна һәм Владимир Анатольевич Утяшиннарга – рядовой Сергей Владимирович Утяшинның әти – әниләренә һәм Раушан Рафаил кызы һәм Минрәшит Шәйхетдин улы Галиуллиннарга - рядовой Ришат Минрәшит улы Галиуллинның әти-әниләренә тапшырды.