Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фото

Алексей Песошин: "Гомуми белем бирү сыйфаты буенча Бөгелмә районы республикада лидер булып тора"

01 марта 2021, 08:54

1614

0

0

Премьер-министр узган ел нәтиҗәләре буенча Бөгелмә муниципаль районының мәгариф өлкәсендә бәхәссез лидер булуын билгеләп үтте.

Бөгелмә Татарстан Республикасының нефть тармагы үсешенә зур өлеш кертә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Бөгелмә муниципаль районы Советының 2020 елда муниципалитетның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә һәм 2021 елга куелган бурычларга багышланган чираттагы сессиясендә белдерде.

Сессия башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры «ТНГ-Универсал» ҖЧҖдә булды, анда ул мобиль телемедицина комплексы белән танышты. МТМК медицина тәэминаты тиешле дәрәҗәдә булмаган ерак һәм баруы кыен булган районнарда халыкка махсуслаштырылган һәм квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү өчен билгеләнгән.

Эш сәфәре барышында Алексей Песошин 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Башлангыч сыйныфларда бушлай туклануны оештыруны тикшерде.

Премьер-министр узган ел нәтиҗәләре буенча Бөгелмә муниципаль районының мәгариф өлкәсендә бәхәссез лидер булуын билгеләп үтте. 2020 елда социаль-икътисадый үсешнең республика рейтингында БМР 26нчы урынны алды. Сессиядә катнашучылар узган ел турында фикер алышты һәм 2021 елга бурычлар билгеләде.

Соңыннан ТР Премьер-министры бөгелмәлеләргә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X