Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тормышның үзеннән

Тормыш юллары катлаулы...

Тормыш юлы сикәлтәле, диләр. Шуңа күрә тискәре күренешләргә юл куймау өчен аңлы, белемле булырга, дөрес гамәлләр кылырга, булганга разый булып, Аллаһы Тәгалә биргән гомерне мәгънәле һәм матур итеп яшәргә кирәк. Ә бит узган заманнарда да төрле хәлләр булган. Карабаш бистәсендә яшәүче Нәфис абый сөйләгән вакыйга да бик гыйбрәтле. Узган гасырның...

Тормыш юлы сикәлтәле, диләр. Шуңа күрә тискәре күренешләргә юл куймау өчен аңлы, белемле булырга, дөрес гамәлләр кылырга, булганга разый булып, Аллаһы Тәгалә биргән гомерне мәгънәле һәм матур итеп яшәргә кирәк. Ә бит узган заманнарда да төрле хәлләр булган. Карабаш бистәсендә яшәүче Нәфис абый сөйләгән вакыйга да бик гыйбрәтле.

Узган гасырның 40нчы елларында булган бу фаҗига. Авылның "Таң" колхозында хисапчы булып эшләүче Хөршидә исемле кыз Сибгать исемле егеткә бик яратып кияүгә чыга. Әмма кызның әнисе Майшәкәр карчык киявен бер дә ошатмый һәм кызын һәрвакыт битәрләп тора, тора-бара бөтенләй көн күрсәтми башлый. Моңа түзеп тора алмый, кызы Тау очы күпереннән Зәй елгасына ташланып үлә. Исән калмаска теләге шулкадәр көчле булган бахырның, янәшәдә яшәүче Каюм бабайлар өе каршында яткан ташны аягына бәйләп, бауның очын муенына ураган була.

Озак та тормый, бу кайгыны күтәрә алмаган яшь кияү дә мордар китә. Авылда шигырьләр иҗат итә торган Сорур апа бу уңайдан бәет тә чыгара. Аның бер куплеты мондый була (истә калганы):

Майшәкәр элеп куйган

Үлгән тавык өрлеккә.

Кызы суга төшеп үлгәч,

Түзә алмый хурлыкка.

Менә шундый вакыйгаларны ишеткәч, тетрәнеп куясың. Тормышның кадерен тагын да ныграк белә башлаган кебек буласың икән ул.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.

2016 ел, март.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса