Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

Таза кешеләргә күбрәк дарчин кулланырга киңәш итәләр

Дарчин куллану организмны симерүдән, диабет үсешеннән һәм инсулин җитмәүдән сакларга мөмкин. Барысы да полифеноллы антиоксидантларга бәйле. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Әлеге нәтиҗәне күселәрдә тәҗрибә уздырган Америка Кушма Штатлары һәм Төркия галимнәре ясаган. Күселәргә югары колорияле майлылыгы күп булган азык ашатканнар. Нәтиҗәдә, дарчин кулланган кимерүчеләр, аны кулланмаганнарына караганда, ябыграк...

Дарчин куллану организмны симерүдән, диабет үсешеннән һәм инсулин җитмәүдән сакларга мөмкин. Барысы да полифеноллы антиоксидантларга бәйле. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Әлеге нәтиҗәне күселәрдә тәҗрибә уздырган Америка Кушма Штатлары һәм Төркия галимнәре ясаган. Күселәргә югары колорияле майлылыгы күп булган азык ашатканнар.

Нәтиҗәдә, дарчин кулланган кимерүчеләр, аны кулланмаганнарына караганда, ябыграк булган. Моннан тыш, тәҗрибә уздырган күселәр канында антиоксидантлар күбрәк, бавыр һәм башка органнарда май җыелуга сәбәп була торган холестерин һәм ферментларның аз икәнлеге ачыкланган.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта дөньяның өчтән беренә якын кешесе симерүдән интегә, ә кайбер илләрдә артык авырлыкка халыкның яртысыннан күбрәге ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса