Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

Сәяхәт

Укучы белән укытучы зур бәйрәм вакытында бер авыл аша узып баралар икән. Үзәк мәйданга килеп кергәндә, кешеләр шау-шуы, кагылган барабаннар тавышы ишетелгән. Тавыш шул кадәр көчле булган ки, укучы колагын куллары белән каплаган. Тик аны укытучысының бии-бии мәйдан үзәгенә ашкынуы аптыраткан. Бәйрәм бетеп, кешеләр таралышкач, укучы укытучысыннан сораган: - Сез...

Укучы белән укытучы зур бәйрәм вакытында бер авыл аша узып баралар икән. Үзәк мәйданга килеп кергәндә, кешеләр шау-шуы, кагылган барабаннар тавышы ишетелгән. Тавыш шул кадәр көчле булган ки, укучы колагын куллары белән каплаган. Тик аны укытучысының бии-бии мәйдан үзәгенә ашкынуы аптыраткан. Бәйрәм бетеп, кешеләр таралышкач, укучы укытучысыннан сораган:
- Сез ничек бу шау-шулы мәйданда бәйрәм иттегез, мин биредә хәтта үземнең уйларымны да ишетә алмадым бит, - дигән.
- Акыллым, син тавышны гына ишеткәнсең, ә биредә яшүчеләр музыка тыңлады. Мин халык белән бер дулкында булдым. Тормышта да шулай. Күп кешеләр төрле тавышларны гына ишетә, ә без синең белән, әйдә, музыка тыңларга киттек, - дигән.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса