Яңа елны каршы алыр өчен сөйгәне белән Әгерҗедә яшәүче әти-әнисенә кайткан Удмуртия кешесе белән була бу фаҗига. Яңа ел төнендә ул кызы белән үпкәләшә. Әти-әнисе аларны дуслаштырырга маташкан вакытта егет пычак белән корсагын ярырга маташа. Ашыгыч ярдәм машинасы белән җирле хастаханәгә озатылган яралыны гына кабул итәргә ашыкмыйлар. Янәсе, аның пропискасы Татарстанныкы түгел. Туганнары ярдәм күрсәтергә үтенеп-ялварып йөргән вакытта егет кабул итү бүлегендә караучысыз ята. Нәтиҗәдә операция өстәленә ул ике сәгатьтән соң гына ята. Югалтылган алтынга тиң вакыт егетнең үлеменә китерә. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.
Тормышның үзеннән
Пропискасы булмаган өчен хастаханәгә кабул итмәгәннәр
Табибларның бу гамәле 27 яшьлек егетнең үлеменә китергән. Яңа елны каршы алыр өчен сөйгәне белән Әгерҗедә яшәүче әти-әнисенә кайткан Удмуртия кешесе белән була бу фаҗига. Яңа ел төнендә ул кызы белән үпкәләшә. Әти-әнисе аларны дуслаштырырга маташкан вакытта егет пычак белән корсагын ярырга маташа. Ашыгыч ярдәм машинасы белән җирле хастаханәгә озатылган...
Табибларның бу гамәле 27 яшьлек егетнең үлеменә китергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа