Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

Бөгелмә районының Кодаш авылында каникуллар бик күңелле үтте

- Быел безнең Кодашта балаларның иң яраткан вакыты - кышкы каникул бик күңелле узды. Авыл китапханәсе хезмәткәрләре, мәдәният йорты коллективы белән бергәләп, гыйнварның 5есендә балаларны саф һавада уза торган "Ура! Каникул!" дип аталган чарага дәшеп алды. Эстафета узышлары, себеркегә атланып чабу, капчык киеп йөгерү, төз ату, чанада шуу, аркан тарту...

- Быел безнең Кодашта балаларның иң яраткан вакыты - кышкы каникул бик күңелле узды. Авыл китапханәсе хезмәткәрләре, мәдәният йорты коллективы белән бергәләп, гыйнварның 5есендә балаларны саф һавада уза торган "Ура! Каникул!" дип аталган чарага дәшеп алды. Эстафета узышлары, себеркегә атланып чабу, капчык киеп йөгерү, төз ату, чанада шуу, аркан тарту кебек хәрәкәтчән һәм шаян уеннарда, бәйгеләрдә һәркем рәхәтләнеп катнашты, күңел ачты, - дип хәбәр итә 16 нчы филиал китапханәчесе Зилә Җиһаншина.

- 6 гыйнварда малайлар һәм кызлар рәсем ясау бәйгесендә көч сынаштылар. Һәрбер рәсем иҗади якын килеп, кышның иң матур мизгелләрен тасвирлап ясалган иде. Ул рәсемнәрдән күргәзмә ясап куйдык, хәзер авылдашлар аларны карап хозурлана ала.

7 гыйнварда, рус һәм чит илләр язучылары әкиятләренә нигезләп, кызыклы уеннар оештырдык. Ике командага бүленгән балалар таблодагы сорауларга җаваплар эзләделәр. Кем күбрәк җавап тапты - шул җиңүче булды. Кэңелле ярышта катнашкан һәр кеше татлы призлар алды.

Каникул китапханәдәге "Оста куллар" түгәрәге утырышы белән төгәлләнде. 2017 елның Россиядә Экология елы дип игълан ителүенә бәйләп, бу утырышның темасы "Җирдә тормышны саклыйк" дип аталды. Балалар күп кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар белделәр, төрле күбәләкләр ясап, китапханәне бизәделәр.

"Файдалы да, истә калырлык та булды, китапханәдә узган чаралар миңа бик ошады. Викториналарны бик яратам мин, кайберсендә хәтта җиңүче дә булдым әле", - дип, бик шатланып сөйләде укучы кызларның берсе кышкы каникулда узган чараларга бәя биреп.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса