Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тормышның үзеннән

Иркә концертында залга бомба куелган

Казанның "Уникс" концертлар залында соңгы араларда игътибар үзәгендә булган Иркәнең концерты уза. Концерт вакытында янә тамашачыларны эвакуацияләгәннәр.

Кичә янә ЧП.

"Аллага тапшырып, кереп утырган гына идек залга, бөтен халыкны залдан чыгарга сорадылар, бомба дип әйттеләр. Служба безопасности кереп китте тикшерергә. Эзлиләр. Менә хәзер кереп утырабыз залга, Алла боерса. Бу юлы да берни дә тапмадылар. Бу юлы да тыныч кына үтте кебек. "Уникс" залына килә торган түгел монда. Башка мин монда концертлар куймаячакмын", дип белдерде халкыбызның яраткан җырчысы Зәйнәб Фәрхетдинова үзенең инстаграмында.

Интертат.ру язганча, концерт антрактларсыз булырга тиеш булган: "Әмма алып баручылар концертны туктатып, кешеләргә залдан чыгарга кушты. Концерт залына янгын сүндерүчеләр, эт җитәкләгән махсус хезмәт хезмәткәрләре, полиция килде.

Соңыннан билгеле булганча, шикле тартма булу сәбәпле, шалтырату булган. Әмма, бәхеткә, шикләнү урынсыз булып чыкты".

"Уникс"тагы концертлар вакытында моңарчы Данир Сабиров, Илназ Сафиуллин кебек эстрада вәкилләренең дә чыгышлары өзелергә мәҗбүр булган иде.

"Шәһри Казан" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса