- Әлеге авыру сукыраюга китерсә дә, кешеләр аны җитди кабул итми. Глаукоманың килеп чыгуы, таралуы әлегә кадәр тулысынча ачыкланмаган. Бу авыру белән күбесенчә 45 яшьтән узган, югары кан басымы булган хатын-кызлар интегә. Шулай ук нәселдән килүе дә ихтимал, - диде Айдар Әмиров.
Глаукоманы кисәтү чаралары юк. Әмма табиб кушканнарны үтәсәң, авырган кеше дә озак еллар яши, күрә алачак.
Авыруны гадәттә, катлаулылыгына карап, күзгә махсус тамчылар тамызып, яки лазер һәм хирургия юлы белән дәвалыйлар.
Авыру турында халыкка күбрәк мәгълүмат җиткерү өчен Республика клиник офтальмология хастаханәсендә махсус мәктәпләр дә оештырыла башлаган. Мәктәптә укулар бушлай. Анда табиблар пациентларга авыру, аны дәвалау турында мәгълүмат бирә. Килгән кешеләрнең күздәге кан басымын үлчиләр, күзгә дөрес итеп дару тамчылары тамызырга өйрәтәләр, кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр. «Бу мәктәп кирәкле. Күп нәрсә пациентның табиб кушканнарны төгәл үтәвенә бәйле. Лекцияләр тыңлаган кешеләр күз авыруларына карата игътибарлырак була башлый", - ди Республика клиник офтальмология хастаханәсенең глаукома кабинеты мөдире Ольга Зверева.
***
Глаукома авыруының беренче билгеләре күзәтелгәндә киңәшләр:
күз табибына ешрак күренергә;
күздәге кан басымын нормада тотарга;
күз белән бәйле авырулар булганда, табиб кушканнарны үтәргә;
дәвалауны мөмкин кадәр иртәрәк башларга.
Фото: nebolet.com