Егыла күрмә, чибәркәй!
Җәйге челлә көнне шәһәребезнең 11 нче маршрут автобусында булды бу хәл. Тукталышларның берсендә автобуска алагаем зур гәүдәле, ни хикмәттер, бер генә дә сөйкемле сөяге булмаган ханым керде. Ул баскычтан басып менгән хутка автобус тирбәлеп-тирбәлеп куйды. Менә автобус кузгалды, тотынып өлгермәгән хатын артка тартылып китте дә, уртача гәүдәле булса да, әлеге...
Җәйге челлә көнне шәһәребезнең 11 нче маршрут автобусында булды бу хәл. Тукталышларның берсендә автобуска алагаем зур гәүдәле, ни хикмәттер, бер генә дә сөйкемле сөяге булмаган ханым керде. Ул баскычтан басып менгән хутка автобус тирбәлеп-тирбәлеп куйды. Менә автобус кузгалды, тотынып өлгермәгән хатын артка тартылып китте дә, уртача гәүдәле булса да, әлеге юан ханым янында шактый ук кечкенә күренгән бер ирнең пляж тапочкалары гына кигән яланаягына туфлиенең үкчәсе белән шытырдатып китереп тә басты.
- А-ах, я-ах! - автобус эчендәге бар халык куырылып килеп, дөньяда булган иң ямьсез сүгенү сүзләрен ишетергә әзерләнде. Әмма авыртудан йөзләре җыерылып чыккан, авызына кадәр чалшаеп килгән ир, зәңгәрләнгәнче кысылган иреннәре арасыннан бөтенләй көтелмәгән сүзләрне сытып чыгарды:
- Я-а-э-э.. чибәркәй, сак булыгыз, егылып китмәгез тагын!
Автобуста бомба шартладымыни! Әллә "красавица"ның егылганың күз алдына китереп, әллә башка сәбәптәнме, бар халык дәррәү шаркылдап көлеп җибәрде. 2001 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа