Чебешләргә карап, гыйбрәт ал...
Авылга кайткач, җыелышып, табын корып ашап алдык та, өстәлне җыйгач, калган ипи валчыкларын, инде башка ашалмас дигән кәбестә салатын, калдык-постык ризыкларны җыеп, бер савытка салып, “бройлер” чебешләренә бирергә чыгып киттем. Дүрт кисәккә генә ярып тозланган берничә кыяр кисәге дә бар иде арада.
Савыттагы ризыкны күләгәдә черкелдәшеп яткан кошларның аяк астына сибеп җибәрүем булды, берничә җитезрәк чебеш теге ярымтозлы кыяр кисәкләрен эләктереп тә алды: “Кайда туктап, башкалар белән бүлешми генә үзем ашап алыйм микән?” – дигән кебек чыр-чыр килеп, ихата буйлап бер яктан икенче якка чабыша да башлады.
Ә инде кисәкле ризык эләкмәгәннәре, ул арада салмак кына атлап килеп, ваклап туралган салат калдыкларын берәм-берәмләп, тәмләп кенә чүпләп тә бетерде.
– Карале, – мин әйтәм иремә, – бу чаклы да комсыз адәм балаларының холкы булса булыр икән шул мәхлукларда да! Зур кисәк эләктердем дип шатландылар инде бичаралар, шуны башкалар белән бүлешмәс өчен әрле-бирле чабыштылар: ни үзләре ашый алмады, ни башкаларга эләкмәде. Ә теге тыйнаклары, әнә, вак дип тормады, бөртекләрне ипләп кенә чүпләп, тәмләп кенә тамак туйдырып та куйдылар. Шулай булмыйни, салатта яшелчәсе дә, колбасасы да, мае-майонезы да, йомыркасы да, чебиләр ярата торган суганы-фәләне дә бар бит аның.
Менә сиңа тормыштан бер гыйбрәтле дәрес: зур кисәк эләктердем дип, бер дә артыгын шатланасы юк шул. Киресенчә, тынычлык булганда, вак бөртекләрдә бәрәкәтнең күбрәк булуы бик мөмкин. Чынлап та, чебешләргә карап, гыйбрәт ал, диярлек булды бу...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа