Интернетта аңардан бәлеш пешерү рецептлары да еш очрый. Борай бәлеше бик тәмле дә, файдалы да. Бу ярмада унсигез төрле аминокислоталар, фосфор, кальций, магний, цинк, тимер кебек микро һәм макроэлементлар бар. Аксымга байлыгы ягыннан ул тавык йомыркасын да уздыра. Гади бодайга караганда борайда тимер, протеин, В төркеме витаминнары күбрәк. Диетологлар да борайның файдасы күп булуын әйтә. Аз калорияле. Ябыгырга теләүчеләр аны рационнарына курыкмыйча кертә ала. Табиблар йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан җәфаланучыларга, ашкайнату системасы начар эшләгәннәргә шулай ук борай ашарга куша. Иммунитетны ныгыту өчен дә борай ашарга кирәк. Анда клетчатка да күп, шуның белән ул шикәр һәм холестерин күләмен көйләп торырга ярдәм итә.
Шунысын да әйтергә кирәк: борай минераль ашламаларга бәйсез, ягъни ул үскән басуга гербицидлар, инсектицидлар бөтенләй кертелми. Шуңа да ул экологик яктан чиста продукт санала. Европада борайдан әзерләнгән ризыклар моннан 10-15 ел элек кенә сатыла башлаган. Алар аны «Сәламәт туклану» дип аталган кибетләрдә саталар. Борайны америкалылар да киң куллана башлаган: боткасын пешерәләр, ашка салалар. Голландиядә аннан пешерелгән ипи бик популяр.