Бүген Байбак көне билгеләп үтелә
Байбак көне (Groundhog Day-День сурка) - Канада һәм АКШ илләрендә яшәүчеләрнең гореф-гадәте ел саен 2 февраль көнне бәйрәм ителә. Бу көнне үзенең өненнән чыккан байбакны күзәтеп торырга кирәк һәм аның үз-үзен тотышына карап язның ничек килүе турында хәбәр алырга мөмкин икән. Әгәр көн болытлы булып, байбак үзенең күләгәсен күрми тыныч...
Байбак көне (Groundhog Day-День сурка) - Канада һәм АКШ илләрендә яшәүчеләрнең гореф-гадәте ел саен 2 февраль көнне бәйрәм ителә. Бу көнне үзенең өненнән чыккан байбакны күзәтеп торырга кирәк һәм аның үз-үзен тотышына карап язның ничек килүе турында хәбәр алырга мөмкин икән.
Әгәр көн болытлы булып, байбак үзенең күләгәсен күрми тыныч кына өненнән чыгып китә икән - димәк кыш озакламый тәмамланачак дигән сүз. Әгәр, көн кояшлы булып, байбак үзенең күләгәсеннән куркып, кире өненә кереп китсә - димәк кыш әле алты атна буена дәвам итәчәк дигән сүз. Бу көнне зур шәһәрләрдә, үзләренең байбакларына багышланган, фестивальләр дә үткәрелә.
Байбакларның иң атаклысы - Пенсильваниядән Фил исемле "кимерүче-синоптик" - ул "День сурка" фильмына кереп популярлык яулап алган бердәнбер байбак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа