Без – сугыш балалары
Мин – сугыш чоры баласы. Балачагым сугыш вакытына туры килде. Әле дә булса, ул вакытлар истән чыкмый, уйлаган саен кайнар күз яшьләрем ага.
Сугыш башланып, күп тә үтми, әтине алып киттеләр. Әни белән без тугыз бала калдык. Әнинең тугыз шатлыгы, тугыз кайгысы булганбыз –тормыш дәвам итте.
Озакламый олы абыебызны да сугышка озаттык. Әнигә тагын бер кайгы артты. Ул заманында беренче укытучы булган – мәдрәсә бетергән кеше. Бик көчле, күтәренке рухлы кеше иде. Заманына күрә бик укымышлы кеше – безнең әни дүрт тел белгән: ана теле – татарча, яшәгән урыны буенча – башкортча, укуы буенча – гарәпчә, русча да укый-яза белә иде.
Күпмедер вакыттан соң фронттан әтиебез яраланып кайтты. Ул вакытлыча өйдә дәваланды һәм яңадан яу кырына китте. 14 яшьлек апабызны да Свердловскига хәрби заводка алып киттеләр (анда һәр авылдан ике кеше – бер малай, бер кыз баланы алалар иде). Шулай итеп, без 7 бала калдык. Җиде баланың өлкәнрәк булган икесе кыш көннәрендә урман кистеләр, Агыйдел елгасы боздан ачылу белән, апрельдән октябрь аена чаклы агач – сал агыздылар.
Мин беренче класста укыганда ук җәй көннәрендә колхозда эшләдем. Ә тагын әни фронтка киез итекләр басты, без бала-чагалар аңа ярдәм иттек. Минем башыма киез итек эшләүнең технологиясе шулкадәр сеңеп калды ки, әлеге көндә дә һәр адымы күз алдымда. Әнигә бер ат йөге иләмәгән сарык тиреләре китерәләр иде. Ул шуларны иләп (эшкәртеп), фронтка ак төстә туннар тегә. Без бала-чагалар, кемнең сыеры бар, җитәкләп, колхоз кырларын тырмаладык. Хәтта без түгел, сыерлар да арып егылалар иде.
Басуда урак чорында коелган башакларны да җыеп йөрдек, аларны уч белән уып, фронтка дип, чиста бодай итеп җыя идек. Мәктәптән кайткач, бәрәңге әрчеп, юып, токмачлап кисеп, киптереп, аны да фронтка җибәрә идек.
Бервакыт безгә Мәскәүдән посылка килеп төште. Шунысын яхшы хәтерлим, әнигә армый-талмый фронтка ярдәм иткәне өчен бүләк итеп җибәрелгән иде ул. Шундагы әйберләр арасында, безгә иң гаҗәбе һәм затлысы – Мактау хаты белән бергә, кардан да ак төстә ике мендәр тышы белән җәймә бар иде.
Язсаң күп инде ул сабый чактан уелып калган хатирәләр. 9 яшемдә, ат җигеп, агач әрҗәләрдә (бестарка дип атала иде) шул чор “комбайн”ыннан ашлык ташыдым. Ат җигәргә барганда (“конный дворга” ) үзем белән агач урындык – табуретка күтәреп алып бара идем, чөнки атның камытын кидерергә буем җитми иде. Озын сүзнең кыскасы, Берлинны сугышкан кешеләр генә алмады, аны яулауда безнең дә өлеш күп булды.
...Әтиебез сугыштан каты яраланып кайтып, ныклап аякка басып китә алмады, шулай да колхозда эшләде. Сугыштан соң илне күтәрергә кирәк иде бит. Әтиебез 1949 елның 13 декабрендә вафат булды. Аяк өстендә диярлек үлде. Ул гомере өзелгәнче эштә булды. Калган балаларны әниебез үстерде. Барыбызга да белем бирде һәм башлы-күзле итте. Олы абыебыз сугыштан 1948 елның февраль аенда гына кайтты. Свердловскига алып киткән апабыз да кайтты, башлы-күзле булды. Ләкин балаларын (4 бала) үзе үстерә алмады, яшьли үлеп китте.
Әгәр безнең тормыш турында язучы булса, китап томнары җитмәс иде.
Миңа инде хәзер 83 яшь. Яшәргә-укырга дип, яшемне бер яшькә бәләкәйләтеп, паспорт алып, авылдан чыгып киттем, чөнки “укырга соң инде” дип, паспорт бирмиләр иде. Менә әтисез, яклаучысыз булуның авыр яклары моның белән генә бетмәде, ятимлек ачысын күп татыдык без... Тормыш мине бик какты, нык сынады. Хәтта олыгаеп килгән көннәрдә дә күп михнәтләр чигәргә туры килде. Гаделсезлекләргә дә тарыдым, Себер стажым “юкка чыкты”, 17 ел дәвамында юллап та таба алмадым, “җеп очы” нык яшерелгән иде, ахрысы, хәерле булсын, Аллага шөкер, ач түгелмен.
Минем хәзер 3 балам, 6 оныгым, 3 оныкчыгым бар. Шул балаларымны шатландырып, исәнлегем-сәламәтлегем булып, озын-озын гомер яшәсәм иде дип телим...
Гөлшат Әбдрәшитова
Бөгелмә шәһәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа