Бу сораулар күп кенә яшь әти-әниләрнең төн йокыларын качырадыр, мөгаен.
Иң беренче балага акчаны нинди максат белән бирергә теләвегезне ачыкларга кирәк. Кемдер баласының кечкенәдән үк акчаны дөрес тотарга өйрәнүен, яшьтәшләреннән калышмавын яки яхшы билгеләр һәм үрнәк тәртип өчен бирергә телидер.
Өй эшләрен эшләгән өчен акча бирергә ярамавын искәртә психологлар, чөнки болай эшләгәндә әти-әни бала белән идарә итә башлый. Бала өй эшен эшләмәсә, әти-әни акча бирми. Аларга карата негатив арта. Өй эшләренең сыйфаты начар булачак, ничек эшләсә дә, барыбер акча бирәләр бит, аннан моннан тиз генә эшләсәң дә була дип уйларга мөмкин ул.
4-5 яшьлек баланың акча җыя торган копилкасы булса әйбәт. Ул анда үзе алырга теләгән уенчык өчен акча җыярга мөмкин. Бала белән бергәләп шул копилкага вак акчалар салырга була.
Кече яшьтәге мәктәп баласына акча бирергә кирәк, ул мәктәптә ашар өчен тотыла.
Ә яшүсмер акчасыз тора алмый инде. Кечкенә мәктәп укучысына акча нәрсәдер сатып алырга кирәк булса, яшүсмергә ул - дуслар белән вакыт үткәрү чарасы.
Балага акча биргәндә шуңа игътибар итегез: ул аларны көнендә үк тотып бетерәме, әллә инде берничә көн дәвамында тотамы.Ул акчаны үз тәҗрибәсендә тотарга өйрәнергә тиеш.
Әти-әни биргән акча балага шатлык бүләк итә. Бу баланы зур тормышка әзерләү дә булып тора. Балаларыбыз акыллы һәм акча белән дөрес эш итә торган мөстәкыйль кешеләр булып үссен иде.