“26 яшендә үк алты сабыйны ятимнәр йортына илтә…”
Парадоксларга кытлык юк. Дәүләт демографик кризик дип чаң сукса, яшь әниләр сабыена балалар бакчасына чират җитмәүдән зарлана. Әтиләр исә гаиләсен ничек туйдырып бетерим, яши торган квадрат метрны ничек арттырыйм дия-дия алсыз-ялсыз эштән кайтып керми… Кемдер 30 яшьтә дә тәүге нарасыен көтеп ала алмый, кайберәүләр 26да ук алты сабыйны ятимнәр йортына илтә…
Яңалыкларны күзәтеп барырга яратучылар апрель аенда Белгород өлкәсенең Старый Оскол шәһәрендә яшәүче Мария ханым белән бәйле тавыш-гауга турында хәтерли булыр. Онытканнар өчен искә төшереп үтәбез. Россиянең өч регионында “Миңа тормыш бүләк ит!” акциясе кысаларында абортларны вакытлыча тыючы мораторий кертелгән була. Ханымның йөклелеге дә шушы вакытка туры килә. Болай да яшь ике баласы бар, иренең гаиләне туйдыру өчен эштән кайтып кергәне юк, 8 ел ялсыз эшли дә эшли, өстәвенә, икенче баласын тапканнан соң Мариянең сәламәтлеге дә начарлана. Хатын-кызлар консультациясендә аның йөклелеген өзүдән баш тарталар, иң элек чиркәүгә барып рөхсәт алырга кушалар. Түләүле клиникаларның барчасының аборт эшләргә рөхсәт бирүче лицензиясе алынган була. Дөрес, акча турында сүз чыккач һәм җәмәгатьчелек бу вакыйгага ризасызлык белдерә башлагач, вакыйга шундук башка борылыш ала алуын. Ләкин дәүләтебез ничек тә туучы балалар санын арттыру ягында.
РФ Хөкүмәтенең «Об основных направлениях деятельности правительства Российской Федерации на период до 2024 года» дип исемләнгән стратегик документы кабат илдәге демографик хәлне яхшырту чаралары хакында кайгырта. Беренче баланы иртәрәк табарга һәм абортларны киметергә дигән максат куелган. Моңа ничек ирешергә мөмкин булуы турында төгәл мәгълүмат бирелми анысы. Гаиләдәге беренче бала өчен бирелүче түләүләр, ана капиталының, ипотека буенча субсидияләрнең нәтиҗәлелеге анализлануы хакында әйтелә.
Росстат мәгълүматлары буенча, тәүге баласын әниләр уртача 26 яшьтә алып кайта. 1990 еллар белән чагыштырганда бу 5 елга соңрак. Шуның өстенә, беренче һәм икенче баланың яшь аермасы да ике тапкыр арткан. «Төгәл саннар алып барганым юк, ләкин эш тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: беренче баласын табарга килүче ханымнарның яше елдан-ел зурая», – дип статистиканы раслый медицина фәннәре кандидаты, табиб Леонид Голованов. Белгечләр фикеренчә, хатын-кызлар башта карьера ясарга, тормышын матди яктан тәэмин итәргә омтыла. Ләкин әниләрнең яше олырак булган саен, баланың сәламәтлегендә кимчелекләр ешрак очрый дип борчыла алар.
Лидия НИЗАМОВА, Теләче районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе җитәкчесе:
– Баланы иртәрәк табу да, тәрбияләү дә яшь чакта җиңелрәк, билгеле. Аның тагын бер уңай ягы бар, яшьли әни булганнарга бала белән уртак тел табуы җиңелрәк. Киләчәктә яшь дәү әни дә булып куйсаң – тәрбияләргә дә, матди яктан булышырга да көч кала.
Чынбарлык бераз үзгә. Ныклап аякка басмаган килеш бала алып кайтырга батырчылык итмәүче кызларны аңлыйм мин. Үземнең тәҗрибәдәге социаль яктан авыр хәлдәге гаиләләрне анализласак, күбесе – балаларын яшьли алып кайтучылар. Тотрыклы эш урыннары юк. Җаваплы эшләр башкарырдай белемнәре юк. Булышырдай әти-әниләре, туганнары булса ярый да бит. Әйтик, 26 яшьлек хатын дүрт баласын карамыйча, эчеп, тәртипсез тормыш алып барганы өчен ана хокукларыннан мәхрүм ителде. Ул балаларны әбиләре опекага алды. Бишенче сабыена әле 3 яшь тә юк, вакытлыча Казандагы балалар йортында. Әллә сабак ала дип беләсезме?Алтынчыга йөкле! Ул сабыйлар анасыннан бер тамчы наз күрми бит! Теләсә кайсы ир йортында кунып, эчеп, азып-тузып йөреп, бала җанына җәрәхәт кенә ясый. Аларны күреп үзәк өзелә. Исерек аналар табып, ятимнәр йортында тәрбияләнүче бәхетсез нарасыйлар исәбенә булмасын иде демографик хәлне үстерү. Бала бит уенчык түгел, теләгән вакытта алып уйнап, теләмәгән вакытта алып куеп булмый. Яшьләр моңа аек акыл белән карап, җаваплылык хисе тоя икән – җәмгыятебезнең рухи үсеше турында сөйли бу. Баланы табу гына түгел, багасы да бар бит. Туучылар саны дигәндә шунысын да онытмасак иде.
Аида ФАТЫЙХОВА, Арча шәһәре, 3 бала әнисе:
– Беренче баланы алып кайту өчен, миңа калса, иң кулай вакыт – 22-23 яшь. Мәктәпне тәмамлауга кияүгә чыгуны хупламыйм, башта теләгән уку йортын тәмамларга, кулыңа һөнәр алырга кирәк. Гаилә өчен бала алып кайтуда иң беренчел мәсьәлә, гадәттә, торак белән бәйле. Фатир алу да, үз йортыңны салу да хәзер арзан түгел. “Снимать” итеп торган кеше почмагына бала алып кайтасы килми инде замана әти-әниләренең.
Үзем бүген өч бала анасы. Беренчесен алып кайтканда 23 яшь иде, аннан 27 һәм 29 яшьтә кабат әни булу бәхетенә ирештем. Шөкер дим. Балалар өчен дип яшибез. Фатирыбызны иркен йортка алыштырдык. Булышырга янәшәбездә кайнана-кайната бар. Ирем белән аңлашып, уртак фикердә яшәү, киләчәгебез турында уйлаганда аның ышанычлы булуы, гаиләбезнең стабиль кереме булу – өченче бала алып кайту өчен иң төп факторлар булды. Һәр баланы Аллаһ җибәргән бүләк дип кабул иттек. Шунысын да әйтергә кирәк: яшь барган саен баланы күтәрү дә, табу да кыенрак. Икенче һәм өченче баламның яшь арасы кечкенә булганлыктан, җөйләрем төзәлеп беттеме икән дип борчылдым (балаларны кесарево ысулы белән таптым). Бүтән кыенлыклар булмады. Һәр хатын-кызга ана булу бәхетен телим.
Әгәр дәүләтебез демографик хәлне яхшыртырга тели икән, беренче чиратта әниләрне социаль яклау турында кайгыртырга тиеш. Әгәр ныклы терәге, булышыр кешесе булмаса – яшь әни баласын кочагына алып язмыш каршында ялгызы кала. Ире булганнарны да, ялгыз әниләрне дә күздә тотып әйтәм. Яшь ярымнан соң пособие түләү дә бетә. Менә кайчан башлана яшь гаиләнең иң авыр чагы! Менә кайсы вакытта кирәк дәүләт ярдәме!
Автор: Ләйсән НИЗАМОВА
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа