1 гыйнвар иртәсендә…
Уены-чыны бергә
1 гыйнвар иртәсендә телефон аша җәмәгатьчелек фикерен сораштыру уздыралар. 2 процент – “әйе”, 3 процент “алло” дип әйтә ала, калганнар, нишләптер, җавап бирергә авырсыналар.
1 гыйнвар. Иртән торган идем, карасам, кичке ашны ашар вакыт җиткән.
* * *
Яһүд Кыш бабае:
– Исәнме-е-се-ез, балалар! Бүләкләр сатам, рәхим итегез!
* * *
Яшь барган саен Яңа елга караш та үзгәрә. Балачакта аның тизрәк җитүен телисең. Үскәч, рәхәтләнеп “тугарыласың”. Картайгач: “Тагын Яңа елмыни?!” – дип аптырыйсың.
* * *
1 гыйнвар иртәсендә кибеттә:
– Икмәгегез яңа пешкәнме?
– Юк, узган елгы...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа