Зинһар, ярдәм итегез
Хөрмәтле редакция, сездән ярдәм сорап, мөрәҗәгать итүем. Картайган көнемдә, озакламый 80 яшь тула, бик зур бәлагә тарыдым бит әле. Мин үзем мәгариф ветераны, Гоголь урамындагы 75 нче йортта (16 нчы фатир) улым белән гомер кичерәм. Шикәр чире белән медикларда исәптә торам. Улым да икенче төркем инвалид.
Сезгә зур ышаныч белән,
Ясия МӘХМҮТОВА, мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.
Шушы елның апрель аенда су исәпләү приборларын тикшерү өчен торак-коммуналь хуҗалыгыннан мастер килде. Карады да: "Счетчигыгыз төзек түгел", - дип, акт төзеде һәм миңа кул куярга кушты. Намусым чиста булгач, бернинди начарлык турында уйламадым инде, кул куйдым. Өстәвенә, "Водоканал"дан контролерлар да даими рәвештә килеп торалар, тикшерәләр, бернинди дә төзексезлек тапмаганнар иде, югыйсә.
Ә менә апрель ае өчен түләү кәгазе килгәч, артыма утыра яздым. Су өчен түләү графасында 30000 сум тора. Штраф язганнар булып чыга. Хәлем кинәт начарланды, температурам да күтәрелде. Төне буе йоклый алмадым, дарулар эчеп ыктым.
Әйе, 8000 сум пенсия ала торган авыру карчык өчен галәмәт зур сан бит бу. Тикшерүче хатын миннән су карагы ясап куйган бит. Алдагы түләүләрне карап чыгарга булмады микәнни соң? Берничә сан гына китерәм. 2011 елның ноябре өчен - 8 куб метр, декабрьдә - 7 куб метр, быелның гыйнвар-март айларында 4, 4, 6 куб метр суга түләдем, ләбаса. Юкка-барга су әрәм итәргә ярамаганы безгә әнкәйләр сөте белән кергән. Өстәвенә, өлкәннәрнең шул бит инде, "сөякләрне җылытырга" атна саен мунчага йөрим мин. Ванна дигәннәрен бик өнәп бетермим.
Җитәкчеләр, тикшерүчеләр, газета аша сезгә мөрәҗәгать итәм, сүземә колак салырсыз һәм гаделлек өстенлек итәр дип ышанам. Бар кешене дә бер калыпка салырга ярамый бит. Гомерем буе намуслы хезмәт иттем, укучы балаларда да игелеклелек, шәфкатьлелек тәрбияләргә, аларда мәрхәмәт чаткылары уятырга тырыштым. Ә менә картлык көнемдә бер гөнаһсызга гаепләп, шундый зур суммада штраф салып куйдылар. Ул кадәрле акчаны җыяр өчен миңа ел буена юньләп ашамый-эчми торырга кирәк бит, дарулар турында әйткән дә юк.
Миңа хәзер нишләргә? Шәһәребез оешма-предприятиеләрендә аек акыллы, кеше кайгысына битараф булмаган затлар утыра дип уйлыйм мин. Зинһар, ярдәмегездән ташламагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа