Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Ураза бәйрәме

Раббым бер - Аллаһы Тәгаләдер, Пәйгамбәрем - Коръәндер, кыйблам - Кәгъбәдер. Әйе, бик дөрес сүзләр. Без, "Мәгърифәт" клубы әгъзалары, шушы көннәрдә узып киткән Ураза бәйрәмен бик күркәм рәвештә үткәрдек.

"Мәгърифәт" клубы җитәкчесе урынбасары Назыймә Фәтхуллина җәмәгате белән табынга тәмле-тәмле пироглар, яңа бәрәңге пешереп алып килгәннәр. Әби-апалар да буш кул белән килмәгәннәр, өстәлләр-нең муллыгына шаккатмалы иде.

Җитәкчебез Хафизә апа Сәетова бәйрәм чәенә килүчеләрне тәбрикләп, һәр татар баласының тормышы Ислам дине нигезендә корылырга тиешлеген, без өлкәннәрнең үз оныкларына гына түгел, балалар йортларында тәрбияләнүче сабыйларга да Ислам диненең нәрсә икәнен һәм аның яшәеш өчен әһәмиятен аңлатырга кирәклеге турында сөйләде. Аннары Ногъмани тәфсирендәге Коръәннең кайбер сүрәләреннән аятьләр укылды. Мәсәлән, Һуд сүрәсенең 115 нче аятендә: "Сабыр кыл, чыдамлы бул! Аллаһ юлында сабит булу өчен, әлбәттә, чыдамлык кирәк һәм изгелек кыл! Аллаһ изгелек кылучыларның савапларын һич җуймас. Яки Аллаһы Тәгалә әйтә: "Без байлыкны намазны торгызсыннар өчен, зәкят бирсеннәр өчен дип иңдердек". Яки яшәүдә кешенең үз мөмкинлеге чиге булырга тиеш. Шуны аңлау бәхеткә китерә. Артыгын кыланучыларны Аллаһы Тәгалә: "Тәүбә итсәләр генә тәүбәләрен кабул итәрмен", - ди.

Калебне ахирәттән башка нәрсә эретми. Аллаһыга зекер итмәсәң, ул ката. Кеше күп вакытын дөнья белән бәйли. Ә калебнең сафлыгы, йомшаклыгы кабер белән бәйле (үлемне беркайчан онытмаска кирәк). Димәк, Аллаһыга зекер итү гамәленең берсе - намазларны көн дә вакытында уку күңелең сафлануга сәбәпче була. Бу һәм башка аятьләр - бар да безнең күңелләребезгә хуш килде. Коръән аятьләрен укыган саен: "Нинди зур тәрбия көче бу китапта", - дип хәйран каласың. Безнең клубта шундый чараларның үтәлүенә без бик канәгать.
Гыйльмеруй БАЙБЕКОВА,
хезмәт ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса