Укытучым өйрәтте
Хөрмәтле редакция! Газетаның 16 март көнне чыккан санында Дамир Асыловның "Якташ галимгә тугрылык" язмасын укыгач, яраткан укытучым Д.С.Аитованың да исеме телгә алынуын күреп, бик сөендем. Дөрес, аның исеме мәкаләдә язылганча Даимә түгел, ә Дания.
Әлфия НУРМӨХӘММӘТОВА,
"Ихлас" ансамбле әгъзасы.
Дания Солтан кызы Аитова - татар теленә илдә дә, республикада да бер җылы караш та булмаган заманда эшләгән укытучы. Мин үзем - Бөгелмә кызы, 1965-1975 елларда 2 нче урта мәктәптә укыдым. Хәтерегездә булса, ул чорларда татар теленә кимсетүле караш иде, кешеләр җәмәгать урыннарында хәтта татарча сөйләшмәскә тырышалар, автобустамы, кибеттәме татарча сүз әйткәнеңне ишетсәләр, еш кына: "Не калякай", - дип кенә җибәрәләр, кисәтү ясыйлар иде. Татар теле дәресләрен дә факультатив итеп, я "нулевой", я иң соңгы итеп куялар иде. Бу исә башка милләттән булган укучы балалар йокы туйдырганда, я бер дәрескә иртәрәк кайтып киткәндә, татар балаларының ачуын чыгара иде. Шуңа күрә хәтта татар балаларында да тел белән кызыксыну, аны өйрәнү теләге юк иде дисәк тә, әллә ни зур хата булмас. Чыннан да, татар теленең кирәклеге, Мөбәширә апа Шәрәфетдинова язгандай, "басу капкасын чыкканчы гына" иде шул...
Менә шундый заманда миңа ике генә ел - 7 нче һәм 8 нче сыйныфларда Дания Солтановнада уку насыйп булды. Аның дәресләрен көтеп ала торган идем. Тукай, Такташ, Җәлилләр турында мин нәкъ менә аннан белдем, туган телемнең нинди бай, матур икәнлегенә ышандыра алды ул безне. Татарча җырлар да җырлата иде үземнән. Шулай итеп, ана теленең бөеклеген генә түгел, ә милли моңның ни икәнен дә аңлата белде ул безгә.
Әйтәсе килгән сүзем шул, Бөгелмәдә үскән ул чоргы татар балалары татарча белми диючеләр хаклы түгел. Дания Солтановнада уку бәхете эләккән укучылар туган телен онытмады, яратты. Үз мисалымда моны ышанып әйтәм: рус мәктәбендә укысам да, мин татарча рәхәтләнеп сөйләшәм, үз телемдә җырлар җырлап яшим, татарча грамоталы итеп яза да алам. Шуңа да "Фидакарь укытучы" дигән олы исемнең Бөгелмәдә беренчеләрдән булып Дания Солтановна Аитовага бирелүе гадел булды, ул моңа бик тә лаек зат иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа