Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Телләр белгән – илләр гизгән...

Мин татарча сөйләшәм!

                                                                                      Исәнмесез, саумысез, дип

                                                                                         Бүген сезгә эндәшәм.

                                                                                         Барыгыз да ишетегез –

                                                                                        Мин татарча сөйләшәм!

Быел да 20нче “Ладушки балалар бакчасында рус телле тәрбиячеләр өчен “Я говорю и работаю на татарском - 2019” дигән бәйге узды. Бәйгедә катнашырга алты тәрбияче теләк белдерде. Алар дүрт турда катнашып, балалар бакчасы өчен программада  бирелгән сүзлек минимумы нигезендә үзара аралашу күнекмәләрен күрсәтте, яңа уеннар тәкъдим итте, үзләре белән татар телендә таныштырды, татар яки рус сүзләрен тәрҗемә итеп, белемнәре белән уртаклашты.

“Инновацион фикер” номинациясенә  Елена Ивановна Котлова лаек булса, “Иң яхшы тәрҗемәче” булып Алина Александровна Лашкова танылды. “Ирекле микрофон” номинациясендә Людмила Анатольевна Вафина беренчелекне яулады.

Надежда Владимировна  Галиәхмәтова һәм Людмила Валерьевна Насыйбуллина - икенче, өченче урынга лаек булса, беренче урынны барлык турларда да югары бәягә ия булган тәрбиячебез – Анастасия Владимировна Кудряшова яулады.  Кызларга алдагы эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

Алсу МИҢНЕГОЛОВА,

татар теле тәрбиячесе

Ләйсән НУРИЕВА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса