Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Сайлау лабиринты

Бөгелмә “Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге, социаль хезмәт алучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү кысаларында, “Сайлау лабиринты” дигән эшлекле уен уздырды.

Уенның максаты -  шәхеснең шәхси үзенчәлекләрен, профессиональ мәнфәгатьләрен һәм сәламәтлегенең торышын исәпкә алып, һөнәр сайлауның катлаулы эш булуы һәм аны аңлап  эшләргә кирәклеге турында күзаллауны формалаштыру. 

“Лабиринт”ны узу өчен биш тукталыш узарга һәм биремнәрне үтәргә кирәк иде. Балалар һөнәр, белгечлек, вазыйфа төшенчәләрен үзләштерделәр, һөнәрләр классификаторы белән таныштылар, төрле һөнәрләргә һәм һөнәр ияләренә кагылышлы мәкальләр җыйдылар. Соңыннан исә “Һөнәрне тап” дип аталган интерактив дидактик уен уйнадылар, уен барышында әлеге һөнәр буенча эшләү өчен кирәк булган төрле белгечләр һәм эш кораллары белән таныштылар. 

Чарада мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләргә һөнәр сайлауда игътибар итәргә кирәк булган төп моментларга да кагылып үтелде. 

Татьяна ШАКИРҖАНОВА,  

хезмәт буенча инструктор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса