Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Өлкәннәребез турында кайгыртып

Бөгелмәнең “Радуга” үзәгендә “Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен тернәкләндерү һәм аларны тәрбиягә алу мәктәбе” дигән чара узган.

Чираттагы дәресне Бөгелмә РҮХнең табиб анестезиологы Р. Имаметдинов үткәрде, җыелучылар алдында табиб инфаркт һәм инсульт вакытында беренче медицина ярдәме күрсәтү, шулай ук өлкән кешегә начар булса һәм төрле хәлләрдә ярдәм кирәк булса, үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләде. Йөрәк-үпкә реанимациясенең ничек дөрес эшләнүе турында видеоролик күрсәтелде. Тыңлаучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алды.

 

Тәрбиягә алу мәктәбе тыңлаучылары алган белемнәрен өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга, шулай ук тәрбиягә мохтаҗ булган туганнарына ярдәм иткәндә кулланачаклар.

 

Ирина БЕЛЯКОВА,

өйдә социаль хезмәт күрсәтү

бүлеге мөдире 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса