Ник дип интектерәләр болай?
Хөрмәтле "Бөгелмә авазы" газетасы, минем менә шушы гозеремне Бөгелмә муниципаль районының халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Татьяна Купчега җиткерегез, зинһар.
Ләлә НӘҖМЕТДИНОВА,
педагогик хезмәт ветераны.
Карабаш бистәсе.
Барыбызга да билгеле булганча, октябрь аена коммуналь хезмәтләргә түләү кәгазен үзгәртеп китерделәр. Гадәттә, миңа китерелгән счет-квитанцияләрдә һәрвакыт ташламалар да языла иде. Ә монысында нигәдер ул юк.
Мин үзем 50 ел буена мәктәптә укытучы булып намус белән эшләдем. Шуңа күрә, хезмәт ветераны буларак, ташламаларга тулы хокукым бар. Шуңа өстәп, безгә моңарчы автоном җылыту казанының ярты бәясенә шулай ук ташлама бирелеп килде. Бу юлы исә анысы да юк - 9000 сум түләргә дип куелган булып чыкты.
Нәрсә соң бу? Әллә, мин әйтәм, хезмәт ветераннарына ташламаларны бетерделәр микән? Аптырап, Бөгелмәгә - Стрелочная урамындагы халыкны социаль яклау идарәсенә киттем. Анда - чират, анда - гауга. Синең белән үзең гаепле кебек кенә сөйләшәләр икән, шулхәтле авыр булды миңа биредә. "Мин сезнең алда гаеп-ле түгел бит, Карабаштан автобус белән килдем, - дим. - Гафу үтенер идегез, ичмасам". "Компьютер "сбой" бирде, - диделәр миңа. - Алдагы айда икесен бергә төзәтеп җибәрербез".
Бераз тынычлангач, өйгә кайтып киттем. Менә тагын ноябрь аена да түләү кәгазе китерделәр. Анда да бернинди ташлама да юк, барысына да "0" санын куеп чыкканнар. Нишлим хәзер, тагын миңа Бөгелмәгә барыргамы инде? Соң бардым бит инде бер тапкыр, су буе чират торып, әнә нинди
җавап алдым. Бернинди файдасы булмады. Шуңа сездән ярдәм сорыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа