Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Мәктәбебездә Сөмбелә бәйрәме үтте

Тышта алтын - көз! Аның кадере һәм күркәмлеге табигатьтәге буяу-бизәкләрдә генә түгел, ә көзнең муллыгында да.

Табигатьнең иң асыл фасылы - алтын көздә халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәме - Сөмбелә килә. Ул вакытта инде бөтен урып-жыю эшләре тәмамлана. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткән була. Бәйрәмгә алдан ук мул итеп ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп, күңел ачалар.

Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә алтын-сары толымлы булган. Кызлар аңа сары башаклардан тәкыя үреп кидергәннәр. Ил агалары Сөмбеләне көлтәләр белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар, данлаганнар, мактаганнар. Кыскасы, халык мәгънәле, матур итеп күңел ачкан, бәйрәм иткән.

Сөмбелә гарәп теленнән башак, иген дип тәрҗемә ителә. Шушы көннәрдә без - 6нчы мәктәпнең татар теле укытучылары 1нче сыйныф укучылары һәм ата-аналары  белән Сөмбелә бәйрәмен үткәрдек. Балаларның көзге уңышка багышланган рәсемнәреннән, яшелчә-җимешләр кулланып ясалган кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Шулай ук  2-4нче  сыйныф укучылары төрле номерлар белән чыгыш ясады.

Бәйрәмне 9нчы А сыйныфы укучылары – Константин Новиков баянда һәм Зәринә Шаһиева скрипкада татар халык көйләрен уйнап башладылар. Карина Кәримова һәм Кәрим Миңнегалиев кунакларны, укучыларны чәк-чәк белән сыйлады. Сәйдә Зиннурова, Карина Кәримова, Анна Трифонованың татарча җырлаулары бер кешене дә битараф калдырмады. 1нче сыйныф укучылары матур итеп татарча шигырьләр сөйләде, җырлады, төрле уеннар уйнады. Уеннарга ата-аналар да бик теләп катнашты.

Сөмбелә бәйрәме бик күңелле узды. Укучылар да, укытучылар да канәгать булып, өйләргә таралышты.

 

Румия ХАФИЗОВА,

атар теле һәм әдәбияты укытучысы

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса