Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Кыенлыктан чыгу юлы

"Бөгелмә авазы" газетасының 4 май санында газета укучыбыз, хезмәт ветераны Миңнәхмәт абый Вәлиәхмәтовның "Мөгез чыгаралармы, әллә булганны сындыралармы?" дигән тәнкыйть мәкаләсе басылып чыккан иде. Анда автор: "…Акчаны кая куярга белмәсәләр, Подстанциядә ичмасам кечкенә генә бер медпункт ачсалар, халык рәхмәтенең иге-чиге булмас иде. Югыйсә, бер укол ясатырга да, дару алырга да...

"Бөгелмә авазы" газетасының 4 май санында газета укучыбыз, хезмәт ветераны Миңнәхмәт абый Вәлиәхмәтовның "Мөгез чыгаралармы, әллә булганны сындыралармы?" дигән тәнкыйть мәкаләсе басылып чыккан иде.

Анда автор: "…Акчаны кая куярга белмәсәләр, Подстанциядә ичмасам кечкенә генә бер медпункт ачсалар, халык рәхмәтенең иге-чиге булмас иде. Югыйсә, бер укол ясатырга да, дару алырга да шәһәр үзәгенә кадәр барып җитәргә кирәк!" - дип яза. Менә шул хатка "Бөгелмә үзәк район хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы урынбасары Р.Миргалимов имзасы белән рәсми җавап алынды. Анда түбәндәгеләр әйтелә:
"Бүгенге көндә, чыннан да, Бөгелмә шәһәренең Подстанция районында аптека пункты юк. Якын араларда (июль-август) бу проблема чишеләчәк. Тургенев урамындагы 34 "А" йортында урнашкан почта бүлегендә халыкны дару препаратлары белән тәэмин итү өчен аптека
пункты ачу планлаштырыла.

Бу районда шулай ук медпункт та юк. Шул ук вакытта Бөгелмә электр челтәре территориясендәге (Тургенев урамы, 29 "А" йорты) медпункттагы мөмкинлекләрдән файдаланырга киңәш итәбез. Предприятие җитәкчелеге белән беренче медицина ярдәме күрсәтү турында килешү бар. Шулай ук Подстанция районында яшәүчеләр шушы ведомство медпунктына табиб кушканнарны үтәү өчен ярдәм со-
рап та мөрәҗәгать итә алалар".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса