Үтәлмәгән вәгъдәләр
Шәһәребезнең Чайковский урамы, 12 нче йортында күпчелек күрү буенча инвалидлар яши. Ул 1 нче торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсенә карый.
Миңлегөл Зыятдинова,
күрү буенча I группа инвалид.
(Язманы газета өчен җәмәгатьчелек хәбәрчесе
Ягсуп Мортазин әзерләде).
Гөнаһына кермим, ишегалдыбызны бик чиста тоталар анда эшләүчеләр. Сукмакларыбыз да һәрчак тәртиптә. Ә менә подъездларыбыз турында, ни кызганыч, алай дип әйтеп булмый. Баскыч мәйданчыкларын махсус җыештыручының күптән булганы юк инде монда. Дөрес, "бер яртылык" бирсәң, себергәндәй итүчеләр табыла табылуын. Тик аларның үзләре артыннан ук бушап калган хәмер, сыра шешәләрен җыештырырга тагын бер кеше кирәк.
Узган елның декабрь аенда булган бер җыенда шушы һәм күп кенә башка гозерләребезне бәйнә-бәйнә җиткергән идек социаль яклау, торак-коммуналь хуҗалыгы идарәләре һәм эчке эшләр бүлеге вәкилләренә. Бик игътибар белән тыңладылар шикелле. Йомышыбыз төшеп, без еш бара торган социаль яклау идарәсе урнашкан Стрелочная урамы аша да маршрут автобуслары йөртүне уңай хәл итәргә булдылар. Әмма вәгъдәләрнең берсенең дә тормышка ашканы юк әлегә.
Язмыш тарафыннан аяусыз кыерсытылган булсак та, безнең дә башкалар кебек уңайлы шартларда яшисебез килә, ләбаса!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа