Туган авылым – Таллы Бүләк
Туган авылым минем Таллы Бүләк, Синдә үтте яшьлек елларым. Гомеремнең алтын көзләрендә Сине сагынып үтә көннәрем. Туган авылым минем Таллы Бүләк, Синдә калган аяк эзләрем. Урман-кырларыңда, басуларда Яшьлек елларымны эзләдем. Әрәмә болыны чәчәкләре Миңа карап башларын иде: "Рәхим итче урман-кырларыңа, Алар җирдә мәңгелек", - диде. Урман буендагы ак каеннар Йотылып...
Туган авылым минем Таллы Бүләк,
Синдә үтте яшьлек елларым.
Гомеремнең алтын көзләрендә
Сине сагынып үтә көннәрем.
Туган авылым минем Таллы Бүләк,
Синдә калган аяк эзләрем.
Урман-кырларыңда, басуларда
Яшьлек елларымны эзләдем.
Әрәмә болыны чәчәкләре
Миңа карап башларын иде:
"Рәхим итче урман-кырларыңа,
Алар җирдә мәңгелек", - диде.
Урман буендагы ак каеннар
Йотылып тыңлый минем сагышны.
Беләм, күпме генә сыкрансам да,
Кире кайтара алмам яшьлекне...
Чәчкә СӘЛИМОВА.
Бөгелмә шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа