"Бөгелмә шәһәренең ятим балаларны гаиләләргә урнаштыруда ярдәм итү үзәге" белгечләре өчен, Халыкара балаларны яклау көне кысаларында, тәрбиягә бала алган гаиләләрнең кул эшләреннән ярминкә-конкурс оештыру матур традициягә әверелде. Быел әлеге чара 28 майда үткәреләчәк. Үзәк бөгелмәләрне һәм шәһәр кунакларын ярминкәгә чакыра. Аларга биредә балаларның һәм аларның әти-әниләренең үзенчәлекле иҗат җимешләре белән...
"Бөгелмә шәһәренең ятим балаларны гаиләләргә урнаштыруда ярдәм итү үзәге" белгечләре өчен, Халыкара балаларны яклау көне кысаларында, тәрбиягә бала алган гаиләләрнең кул эшләреннән ярминкә-конкурс оештыру матур традициягә әверелде.
Быел әлеге чара 28 майда үткәреләчәк. Үзәк бөгелмәләрне һәм шәһәр кунакларын ярминкәгә чакыра. Аларга биредә балаларның һәм аларның әти-әниләренең үзенчәлекле иҗат җимешләре белән хозурланып кына калмыйча, бу эшләнмәләрне сатып алу мөмкинлеге дә тудырыла.
Ярминкә кунакларына шулай ук төрле сый-хөрмәт күрсәтеләчәк, бай эчтәлекле концерт программасы тәкъдим ителәчәк. "Мин һәм минем гаиләм" дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсында һәркем асфальтта рәсем ясап, үз осталыгын күрсәтә алачак.
Ярминкә-конкурс Бөгелмә шәһәре, Муса Җәлил урамы, 21 йорт адресы буенча "Бөгелмә шәһәре ятим балаларны гаиләләргә урнаштыруда ярдәм итү үзәге" территориясендә сәгать 10да башланачак.
Сергей ЗИНИН, үзәк методисты.
Автор фотосы.