Дөнья кая бара?
Тәслия ХӘЕРОВА. Кодаш авылы. Телевизор караганда, газета-журналлар укыганда элекке һәм бүгенге статистика турында уйлап куйдым әле. СССР заманында статистика менә нәрсәләрне чагылдыра иде: сөт савып алу һәм аны дәүләткә тапшыру, бозау үрчетү һәм аннан артым алу, техниканы ремонтлап, аны язгы чәчүгә әзерләү. Яз көне шуларга өстәп, чәчү, уҗымнарны тәрбияләү, җәй...
Тәслия ХӘЕРОВА.
Кодаш авылы.
Телевизор караганда, газета-журналлар укыганда элекке һәм бүгенге статистика турында уйлап куйдым әле. СССР заманында статистика менә нәрсәләрне чагылдыра иде: сөт савып алу һәм аны дәүләткә тапшыру, бозау үрчетү һәм аннан артым алу, техниканы ремонтлап, аны язгы чәчүгә әзерләү. Яз көне шуларга өстәп, чәчү, уҗымнарны тәрбияләү, җәй җитсә, печән әзерләү башлана. Көзен инде тулы көч игеннәрне җыеп алуга бирелә һ.б.
Ә бүген? Телевизорның кайсы каналын, яисә газетаның кайсы гына битен ачма, кайдадыр самолет егылып төшкән, аварияләрдә күпме кеше һәлак булган, тегендә террор, монда террор… Бу һәр көнне, һәр каналда бит. Ишеткәнем бар: Америка әйтә имеш, Россиягә бернинди дә сугыш кирәкми, ул үзеннән-үзе бетәчәк дип. Кайдан чыгып әйтәләрдер, бәлки шунда булып кайтканнар сөйлидер. Байлар өчен Америка Кодаш белән Карабаш арасы гына бит.
Утсыз төтен булмый диләр. Әнә бер мисал гына китерәм. 1975 елдан бирле колорадо коңгызы белән изаланабыз. Башта агулыйбыз, аннары шул бәрәңгене ашыйбыз.
Их, кодрәттән килеп, матурлыйсы, җайлыйсы иде бит дөньяны. Андый кодрәт иясе бер Аллаһы Тәгалә генә. Кешеләргә, иманга килеп, Коръән китабында язылганнарны үтәп, мәрхәмәтле, шәфкатьле булып яшәргә өйрәнергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа