Берәү дә бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән
Таллы Бүләк халкы үзенең моң-зарын яраткан газетабыз "Бөгелмә авазы" аша тиешле кешеләргә җиткерергә тели.
Безнең авылда элгәре 20-25 кенә хуҗалык булган, шуңа күрә зиратын да зур булмаган урыннан билгеләгәннәр. Урын калмагач, аны гел-гел зурайтып торганнар һәм, билгеле инде, киңәйтер урыны да калмаган, чөнки зиратның бер ягында канализация торбасы уза, аскы ягында - чокыр. Су якын булганга, кайбер чакларда кабер казыганда су чыга. Бу очракларда, нигә безнең туганнарны, якыннарыбызны суга салдыгыз дип, әрвахларны соңгы юлга озату кебек мөһим эшне башкаручыларны тирги авыл халкы.
Без, өлкәннәр, пенсия акчаларыннан өлеш чыгарып, шушы зиратны зурайттык, черегән киртәләрен алыштырдык, тимер баганаларга сеткалар тарттырдык, зират өенең нигезенә бетон плитәләр салып яңарттык. Бу игелекле эш берничә ел барды һәм анда бар халык катнашты.
Беренче зарыбыз менә нәрсә турында: мәчеткә имам итеп Габделхак Нуруллин билгеләнгәч, ул иң башлап, зиратны бикләп куйды. Ә бит анда җирләнгәннәрнең туганнары, балалары шәһәрдә, башка җирләрдә яшиләр, ял көннәрендә туганнары рухына дога кылырга, кабер өсләрен чистартырга, буярга кайталар. Бикле булгач, керә алмыйлар, тавыш китә.
Бервакытны шулай Бөгелмә мөхтәсибәтеннән хәзрәтләр килгәч, бу проблеманы күтәргән идек тә, алар: "Без дә шулай эшләр идек", - дип җавапладылар. Халыкка хөрмәт кайда монда?
Бүгенге көндә Таллы Бүләктә икенче бер проблема туды. Зиратта урын бетеп килә, җәмәгать. Нигә алай ди-сезме? Чөнки безнең авыл зиратына күрше авыллардан, шәһәрдән дә алып килеп җирлиләр. Нигә авыл башлыклары, дин әһелләре белән киңәшләшеп, безнең күршедәге Березовка, Подлесный, "Птицесовхоз"ның үзендә зират өчен җир алып, тирәсен әйләндерү хәстәрен күрмиләр. Бу игелекле эшне башкарып чыгуда ул авылларның
халкы да ярдәмгә килер.
Зинһар, күршеләребез, безнең хәлне дөрес аңлагыз. Бүгенге көндә картларыбыз: "Акчалар җыя-җыя, өс-тәвенә, ярдәмләшеп, ул зиратны төзек-ләндердек, киңәйттек, безгә урын да калмаячак бит анда, суга ташларлармыни безне?" - дип, бүген зар елыйлар. Менә берничә сан китерәбез. Соңгы дистә елга якын вакыт аралыгында безнең зиратта 128 кеше җирләнгән, ул каберлекләрнең нибары 17се - авылдашларныкы.
Җитәкчеләргә гозеребез шул: Таллы Бүләк халкы өчен бик тә мөһим булган шушы мәсьәләне чишүдә ярдәм итүегезне сорыйбыз.
Таллы Бүләк картлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа