Безнең ил бик көчле. Бу турыда җитәкчеләр дә гел-гел кабатлап торалар, телевидениедән дә сөйлиләр. Ләкин, ни кызганыч, аңа карап, халык яхшы яшәми.
Россия чиксез байлыкны чит илләргә сата: газ, нефть, кара һәм төсле металл, урманнардагы яхшы сортлы агачлар, балык, ашлык, җир ашламалары һ.б. Халыкка бу байлыктан берәр нәрсә тияме соң?...
Безнең ил бик көчле. Бу турыда җитәкчеләр дә гел-гел кабатлап торалар, телевидениедән дә сөйлиләр. Ләкин, ни кызганыч, аңа карап, халык яхшы яшәми.
Россия чиксез байлыкны чит илләргә сата: газ, нефть, кара һәм төсле металл, урманнардагы яхшы сортлы агачлар, балык, ашлык, җир ашламалары һ.б. Халыкка бу байлыктан берәр нәрсә тияме соң? Юк, түрәләрдән калмый, ә пенсионерга, эш кешесенә 7 - 13 мең сум. Менә шул акчаларга яшәп кара син. Ай саен утка, суга, фатир өчен (ОДНы гына да ни тора!) түләгәч, ашарга ни кала? Даруларның кыйммәтлеге турында әйтеп тә тормыйм. Өлкән яшьтәгеләргә дәваланмыйча булмый. Менә мин үзем астмадан интегәм. Әле ярый, табиб-ларга рәхмәт, быел гына да 3 мәртәбә хастаханәдә ятып чыктым. Участок табибы Марина Дагаева, шәфкать туташлары Валентина Шилова, Ольга Нуждинага аеруча рәхмәтләремне әйтәсе килә.
Элек минем кебек чирлеләрне "Стрелочная"да (52 нче йорт) дәвалыйлар иде. Анда өлкәннәр өчен барлык уңайлыклар да бар, икенчедән, ул авылдагы кебек тыныч урында иде. Хәзер аны үзәк хастаханәгә күчерделәр, поликлиника ремонтта. Төзекләндерү эшләре тәмамлангач, астмалылар хастаханәсен элекке урынга күчерәчәкләр дип тынычландыралар тынычландыруын. Ничек булыр, вакыт күрсәтер.
Картлык бөтен чирне үзенә җыя. 2010 елда уң күзем сукырайды. Кешеләрдән сорашып, Бөгелмәдә күз дәвалаучы барлыгын белдем. Бардым, күрендем. Ягымлы йөзле табиб игътибар белән карагач, йомшак тавышы белән уң күзгә операция ясарга кирәклекне әйтте. Ул Наилә Рудык булып чыкты. Ике ярдәмчесе белән операция ясаганнан соң, ниһаять, якты дөньяны күрә башладым. Дүрт ел рәхәт чиктем. Менә тагын сул күзем дә начар күрә башлагач, шул ук табибка күренергә булдым. Наилә Касыйм кызы шушы елның 3 сентябрендә шәфкать туташлары Резидә Собханова һәм Светлана Мифтахова белән икенче күземә дә операция ясады. Аллаһка шөкер, ул уңышлы үтте. Менә нинди безнең табиблар, шәфкать туташлары, алар күпләргә, шул рәвешле, яшәү дәрте, ышаныч бирәләр. Андый белгечләр лаеклы хезмәт хакы да алсыннар иде. Палаталарда чисталыкны тәэмин итеп торучы санитарка бүген нибары 7 - 8 мең сум хезмәт хакы ала. Моны ничек аңларга, эш хакы бирдемме, бирдем дип әйтер өчен генәдер инде.
Ә менә газеталарда Россия депутатлары 360 мең сум акча алып эшли дип яздылар. Ул да аз тоелган аларга, телевизордан быел 500 меңгә җиткерергә кирәк дип хәбәр иттеләр. Бик нык эшлиләр шул, ә халык нишләргә белмәгәннән кредитка кереп чумды, аны салымнар белән чорнап бетерделәр.
Әйдәгез, чагыштырып карыйк әле: Россиядә депутат шәфкать туташына караганда 30 тапкыр күбрәк хезмәт хакы ала. Ә чит илләрдә бу сан нибары
6 - 7 тирәсе икән.
Россия, һичшиксез, бай ил, аның мөмкинлекләре күп. Ләкин болар халык өчен түгел, түрәләр бары тик үзләрен генә кайгырта. Ә бит халык булмаса, ил дә булмый, түрәләргә дә көн бетә. Мин үземнең балачакны искә алам. Гатаулла бабам авылда хөрмәткә лаек аксакал иде. Кичләрен бабай белән бергә капка төбендәге утыргычка чыгып утырабыз. Шулчак үткән-сүткән һәрберсе бабай белән исәнләшеп үтә, араларында укытучы яки табиб булса, Гатаулла бабам урыныннан торып басар иде дә, ике куллап күрешер иде алар белән. Бервакытны ул бер яшь егет белән дә кул биреп исәнләште. Баксаң, армиядән яңа гына кайткан егет икән. Димәк, ул чорда халыкка хезмәт күрсәтүче белгечләр татар авылларында иң хөрмәтле кеше булып саналган.
Ә менә узган гасырның ахырында, чын мәгънәсендә, ахырзаман башланды. Дөньяның астын өскә әйләндерделәр. Хөкүмәткә очраклы кешеләр килә башлады. Ельцинның күпме кирәк, шул ка-дәр алыгыз дигәнен түрәләр бик тиз эләктереп алдылар, бу сүзләр алар өчен сигнал булды. Ил байлыгын тарткалаша-тарткалаша бүлештеләр. Бу хәл 90 нчы еллар ахырына кадәр дәвам итте.
Инде менә Россия кабат аякка баскач, Кырым да безгә кушылгач, тагын Россиягә каршы көрәш башланды. Ә бит Кырым гомер-гомергә безнеке булган. Анда безнең кан кардәшләребез - Кырым татарлары яшәде. Рәхмәт Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, туганнарыбызны чит итмәде, алар белән аралашып, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә алынды.
Бай түрәләребез халык турында уйламый, аңа табиб та, укытучы да кирәк түгел, чөнки андыйларның балалары чит илләрдә укый. Гаепләре ачыла башласа, "кордон"га качарга гына торалар. Гомумән әйткәндә, Россиядә бөтен байлык, табигый байлыкларны да кертеп, азсанлы олигархлар кулында. Әгәр дә алар халык алдында бурычлы икәнлекләрен аңлап, чит илләрдә "дворец"лар салдырганчы, яхталар, футбол командалары сатып алганчы, салымнарын дөрес түли башласалар гына да, хәлләр күпкә яхшырыр иде. Шул чагында кешеләр дә үз тарафына уңай карашны сизәр, хөкүмәтнең дә хәле уңай якка үзгәрер иде. Бу, үз чиратында, эш кешесенең - табиблар, укытучылар, эшчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең тормыш шартларын яхшыртуга этәргеч булыр иде.
Фәез ГАТАУЛЛИН,
хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.