Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Законнар туган җирдә

Республикада Татарстан Дәүләт Советыһәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары өлкән сыйныф укучылары белән очраша. Алар катнашында Парламент сәгате дип аталган дәресләр уза. Шундый чара Бөгелмәнең Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясендә дә булып узды. Бирегә ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов килергә тиеш иде. Тик ул, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән...

Республикада Татарстан Дәүләт Советыһәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары өлкән сыйныф укучылары белән очраша. Алар катнашында Парламент сәгате дип аталган дәресләр уза. Шундый чара Бөгелмәнең Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясендә дә булып узды.

Бирегә ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов килергә тиеш иде. Тик ул, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Мәскәүгә китү сәбәпле, парламент дәресен аның ярдәмчеләре Әлфия Галимова белән Рөстәм Салихов үткәрде.
Парламент дәресенә гимназиянең өлкән сыйныф укучылары җыелган иде. Дәрес вакытында кунаклар педагогларга һәм укучыларга Республика Дәүләт Советы, анда закон чыгаруның үзенчәлекләре, законның безнең тормышта нинди зур роль уйнавы турында сөйләде. Әлеге очрашу гамле әңгәмә рәвешендә барды.

- Максатыбыз - укучыларда сәяси культура формалаштыру, иҗтимагый тормышта актив катнашу күнекмәләрен булдыруга булышу. Нәрсә ул хакимият, парламент, Конституция, ил тормышында аларның роле нинди дигән сорауларга җавап бирү, - ди Әлфия Галимова.
Парламент сәгатендә җирле депутат Альберт Касыймов та чыгыш ясады. Ул балалар биргән сорауларга җавап тотты.
14нче гимназиядә "Мин депутат булсам" дигән темага багышланган сочинение бәйгесе булып узган. Анда җиңүче Данияр Миңнеголов (10нчы сыйныф ), Әлмир Нурмөхәммәтовка (10нчы сыйныф), Тамерлан Лотфоллахига ( 9нчы сыйныф), Наил Төхфәтовка (11нче сыйныф) депутат бүләкләрен тапшырдылар.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Әлеге чараның фотоларын түбәндәге ссылка буенча кереп карый аласыз: http://www.bugulma-tat.ru/tt/component/k2/item/8646-%D2%BBadi-atlasi-isemend%D3%99ge-14-nche-tatar-gimnaziyasend%D3%99-parlament-s%D3%99gate-%D2%AFtte.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса