“Йолдызлык” йолдызлары
2 - 3 мартта Бөгелмәнең Техника йортында эстрада сәнгатенең "Созвездие - Йолдызлык - 2013" дип атала торган XIII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона сайлап алу туры һәм гала-концерты узды.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Руслан Йосыпов фотосы.
Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты каршындагы попечительләр советы ярдәме белән Татарстан Республикасы Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, "ТНВ" телерадиокомпаниясе" ААҖ, Казанның "АРТИАС" иҗади хезмәткәрләр берләшмәсе" җәмәгать оешмасы, Татарстанның "Созвездие - Йолдызлык" яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды.
Фестивальнең сайлап алу турында Әлмәт, Лениногорск, Баулы, Ютазы, Азнакай, Бөгелмә районнарыннан җыелган 900дән артык катнашучы дүрт номинациядә көч сынашты: конферанс, вокал-соло, вокаль ансамбльләр, хореография.
Катнашучыларның һәммәсе дә Дипломнар белән бүләкләнде. Бу этапта беренче урынны алган җиңүчеләр фестиваль-бәйгенең Казанда узачак суперфиналында катнашачак. Алар арасында безнең бөгелмәләр дә шактый. Менә алар мактаулы урын алган талант ияләре:
"Конферанс" номинациясендә - Полина Губина, Гадел Пашаев, Алана Тутаева, Павел Митрофанов (барысының да - I урын).
"Вокал-соло" номинациясендә - Софья Филатова, Дарья Кириллова (I).
"Вокаль ансамбльләр" номинациясендә - "Энҗеләр", "Шалунишки" (I), "Тамчылар" (II), "Камелия" (III) иҗат коллективлары.
"Хореография" номинациясендә - "Кояшкай" бию ансамбле (I), "Московское время" заманча бию студиясенең кече һәм өлкәнрәкләр төркемнәре (II). Бу коллективлар шулай ук Казанда узачак концертта чыгыш ясарга чакырылдылар. Бөгелмәбезнең "II төрдәге махсус коррекцион гомуми белем бирү интер-нат-мәктәбе"нең "Рассвет" хореография коллективы жюриның "Җиңүгә омтылыш өчен" дигән махсус призына лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа