Яңалыклар
Хакимият киңәшмәсеннән Июль аеның йомгаклау киңәшмәсе шатлыклы вакыйгадан башланып китте. Аның эшендә катнашкан "Татнефь" җәмгыяте вәкиле "Баулынефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигы Марат Җәләтов спорт формасы һәм инвентаре алу өчен 4 миллион сумлык сертификат тапшырды. Бүләкне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов кабул итеп алды. Моңа өстәп,...
Хакимият киңәшмәсеннән
Июль аеның йомгаклау киңәшмәсе шатлыклы вакыйгадан башланып китте.
Аның эшендә катнашкан "Татнефь" җәмгыяте вәкиле "Баулынефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигы Марат Җәләтов спорт формасы һәм
инвентаре алу өчен 4 миллион сумлык сертификат тапшырды. Бүләкне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов кабул итеп алды. Моңа өстәп, тагын 150 мең сумлык сертификат мәдәният бүлегенә бирелде, анысы өлкәннәребездән торган "Мирас" төркеменә йөрүчеләргә костюмнар тектерү өчен тотылыр дип көтелә.
Яңа җитәкчеләр
2013 елның 23 июленнән Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары итеп Морад Рамил улы Булгаков билгеләнде.
М. Булгаков 1989 елның 26 мартында Әлмәт шәһәрендә туган. 2012 елда Казан (Идел буе) федераль универси-тетын тәмамлаган, югары белемле. "Икътисад магистры" дигән фәнни дәрәҗәгә ия; 2011 елдан - 3 нче класслы ТР дәүләт гражданлык хезмәте киңәшчесе.
2011 елның маеннан 2013 елның 23 июленә кадәр Татарстан Республи-касы Хисап палатасы экспертиза һәм методология идарәсе бүлегендә әйдәп баручы инспектор булып эшләгән.
Өйләнмәгән, Казан шәһәрендә яшәгән.
* * *
2013 елның 26 июленнән Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы итеп Ләйсән Атлас кызы Гайфуллина билгеләнде.
Л. Гайфуллина 1977 елның 18 июлендә Әлмәт районының Тайсуган авылында туган. 2001 елда Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлый. Филология фәннәре кандидаты.
1996 елның октябреннән 2000 елның февраленә кадәр Бөгелмәнең 7 нче гимназия-мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 2000 елның феврален-
нән 2008 елның июленә кадәр - Бөгелмәдәге 5 нче урта мәктәптә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары. 2008 елның августыннан 2009 елның сентябренә кадәр Бөгелмәдәге 2 нче лицейда татар теле һәм әдәбияты укыта. 2009 елның сентябреннән 2013 ел-ның июленә кадәр - Бөгелмә шәһәре мәгълүмати-методик үзәктә методист.
Кияүдә, Бөгелмәдә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа