Укудан соң эш рәхәт
Мәктәпләрдә дәресләр тәмамланды, тырыша-тырыша өй эшләрен әзерләүләр, сабак укулар артта калды. Балалар җәйге ялга чыктылар! Шул ук вакытта укучыларның яраткан уку йортларыннан аерыласылары да килми икән шул әле. Аларның күбесе мәктәп яны лагерьларында файдалы һәм күңелле гамәлләр белән шөгыльләнергә, ә бер өлеше исә оешма-предприятиеләрдә көч куеп, яшьтән үк үз-үзен күпмедер...
Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.
Быел район буенча 370 бала мәктәп яны хезмәт һәм ял лагерьларында эшләячәк һәм ял итәчәк. Бу гамәл республика бюджетыннан финанслана. Моннан тыш, теләге булган укучылар хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша эш белән тәэмин ителә. Бу очракта инде яшүсмерләрнең хезмәте төп муниципаль район бюджетыннан финанслана.
Әйе, "Май чүлмәге тышыннан билгеле" дигән халык мәкалендәге кебек, кайсы мәктәпнең ничек эшләвен һәм биредәге укучы, укытучыларның уңган-булганлыкларын аның тирә-ягыннан ук күрергә мөмкин.
Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең мәктәп яны лагеренда эш гөрләвен күргәч, аларның тырышып хезмәт итүләрен фотога төшереп алу теләге белән мин әлеге егет һәм кызлар янына ашыктым, алар белән чәчәк төрләрен барладык, кайсысының нинди шартларда үсәргә яратканы турында озаклап гәпләштек. Нинди генә чәчәкләр юк монда: чалма чәчәк, флокслар, тырнак гөл, чыпчык күзе, дәлияләр һәм башкалар. Әйе, егетләр һәм кызлар биредә үз вазифаларын беләләр, кызлар чәчәк араларын чүп үләннәреннән арындыралар, су сибәләр (рәсемдә), егетләр исә аларга су ташып, кирәкле җирләрне казып, эшкәртеп тора. Укучыларның махсус эш планнары да бар, мәктәп алды участогы өчен җаваплы Гүзәл Шәйгарданова балалар белән эшне бик яхшылап оештырган, эш тәртибен дә бәйнә-бәйнә аңлата, барысына да җиренә җиткереп төшендерә.
"Хәрәкәттә - бәрәкәт" диме әле безнең халык!? Әйе, халык әйткәнне хуплап, гимназия укучылары бер генә дә тик тормый, рәхәтләнеп ял да итә, кирәк чакта тырышып эшли һәм укый да белә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа