Туган якка мәхәббәт балачактан башлана
20нче “Ладушки” балалар бакчасында Татарстанның 100 еллыгына багышланган “Татарстан бизәкләре” интеллектуаль әдәби-музыкаль тамаша узды.
Бу көнне балалар бакчасында бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Фойеда татар көйләре яңгырады, тәрбиячеләр балаларны татар телендә сәламләде. Нәниләр да чарага бәйрәмчә киенеп килгән иде. Татарстанның 100 еллыгына багышланган “Татарстан бизәкләре” интеллектуаль әдәби-музыкаль тамашага әзерлек эше бер ай дәвамында алып барылды. Тәрбиячеләр бәйрәм сценариен яздылар, балалар татар телендә шигырьләр, җырлар өйрәнделәр, ата-аналар милли костюмнар әзерләде. Барысы да бәйрәмгә зур җаваплылык белән карады.
Бәйрәм ябык ишекләр артында үтсә дә, бу көнне кунаклардан башка уздырып җибәреп булмады. 20нче “Ладушки” балалар бакчасына Бөгелмә шәһәре үзәк балалар китапханәсенең вакытлыча мөдир вазифаларын башкаручы Наталья Сушкова һәм баш китапханәче Элеонора Хәбибуллина чакырылган иде. Алар балаларга татар халкының милли киемнәре, гореф-гадәтләре һәм уеннары турында сөйләделәр. Нәни булсалар да, балалар кунакларның һәр сүзен йотлыгып тыңлады, соңыннан аларга сораулар яудырды. “Ә ни өчен хатын-кыз күлмәкләрендә бәби итәкләр бар?”, “Түбәтәйдәге бизәкләрне кемнәр уйлап тапкан?”, “Нигә татар халкы бәйрәмнәрдә коймак пешерә?”. Сорауларның иге-чиге булмады... Белгечләр аларның һәрберсенә җавап тапты һәм балалар аңлардай телдә җавап бирделәр.
Балалар бакчасында бер генә бәйрәм дә уен-биюләрсез үтми. Әлеге әдәби-музыкаль тамаша өчен бакчаның музыка җитәкчесе Лидия Часовская һәм татар теле тәрбиячесе Алсу Миңнеголова татар халкының “Түбәтәй”, “Йөзек”, “Чүпләм” кебек уеннарны сайлап алган иде. Матур гореф-гадәт буенча, бәйрәм тәмамланганнан соң, балалар чәй табыны артына җыелды. Бу чара балалар күңелендә туган ягына, халкына мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләргә ярдәм итте, Татарстан Республикасы турында белемнәрне ныгытты.
Алсу Миңнеголова,татар теле тәрбиячесе
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа