1 декабрьне - "Единая Россия"нең 13 яше тулган көнен партиянең җирле бүлеге күп кешеләрне борчый торган проблемаларны нәтиҗәле хәл итү юлы белән билгеләп үтте.
Марина КОЛЕСНИКОВА.
Альбина Акимова фотосы.
"Единая Россия" партиясенең Бөгелмә бүлеге секретаре Линар Закиров сөйләвенчә, партиянең җәмәгать кабул итү бүлегенә килүчеләрне күбрәк торак-коммуналь хуҗалыгы, капиталь ремонт һәм социаль юнәлештәге сораулар борчый. "Шәһәр проблемаларын мониторинглауның, аларны биредә яшәүчеләр белән сөйләшү барышында оператив хәл итүнең бик нәтиҗәле механизмы бу", - дип бәяләде ул әлеге очрашуларны.
Район башлыгы белән бер үк вакытта ТР Дәүләт Советы депутатлары Юрий Камалтынов белән Рифнур Сөләйманов та гражданнарны кабул иттеләр. ТР Дәүләт Советы депутаты, "Татэнергосбыт" ААҖ директоры Рифнур Сөләйманов шәһәр халкына ОДН сораулары буенча аңлашылмаучылыкларны ачыкларга булышты, әлеге мәсьәләдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән дистәдән артык кешегә консультация бирде.
Бөгелмә халкының иң "авырткан җире", мөгаен, капиталь ремонт мәсьәләседер. Сәяси совет секретаре, Бөгелмә районы башлыгы Линар Закировка килүчеләрнең күпчелеге нәкъ шул сорауны күтәрде.
Мисал өчен, шушы ук сорау белән мэрга Виктор Морунов мөрәҗәгать итте. Кызыл Армия урамының 24 нче йортында яшәүче элекке хәрби хезмәткәр бу йортка кичекмәстән капиталь ремонт кирәк дип саный. Йорт 1970 елда ук төзелгән, ә расланган программа нигезендә аңа әле капиталь ремонт 2021 елда гына тиеш икән. Шәһәр мэры Моруновка бу программаның якын киләчәктә кабат карап чыгылачагын, ә әлеге йортта капиталь ремонтның бәлки иртәрәк тә үткәрелү ихтималы булуын әйтте.
Гражданнарны кабул итү көнендә, гадәттәгечә, мөрәҗәгатьләрне тикшергәндә адреслы якын килү алымы кулланылды, ягъни килүчеләрнең бер өлешенең гозерләре урында ук канәгатьләндерелде, ә икенчеләре буенча исә әле җентекле эш алып бару таләп ителә. Кайбер мәсьәләләрне хәл итү өчен район башлыгының урынга барып тикшерүе дә кирәк.
Гражданнарны бердәм кабул итү көненә йомгак ясап, Линар Закиров "Единая Россия"нең үз туган көнен Бөгелмәдә актив эш белән уздыруын билгеләп үтте. Иң мөһиме - конкрет эш, кешеләрне борчый торган мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итү дип саный торган партия өчен бу табигый күренеш.