Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Тәрәз ачып, җимнәр сиптем, ашагыз, кошкайларым!

Кышын кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә, азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Бозлавык вакытларда аларга агач кәүсәсе буйлап ризык эзләве тагын да кыенлаша. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр. Мәсәлән, мондый чакларда 10 песнәктән бары 1 генә песнәк исән кала икән. Менә...

Алсу ОБРОКОВА,
"Энҗекәй" балалар бакчасы тәрбиячесе.
Автор фотосы.

Балалар бакчаларында тәрбия-ләнүчеләр, мәктәп укучылары белән "Кышлаучы кошларга кеше ничек ярдәм итә ала?", "Җимлекләрне ничек ясарга?" дигән темаларга әңгәмәләр, бәйгеләр уздырыла.

Менә шундый чараларның берсе Бөгелмә шәһәренең 21 нче "Энҗекәй" балалар бакчасында да үтте. Уртанчы төркем тәрбиячесе Алсу Оброкова "Кошларга - җимлек" дип аталган бәйге үткәрде. Бәйгедә балаларга, әти-әниләргә, шулай ук әби-бабайларга да катнашу мөмкинлеге бирелде. Бу бәйгенең төп максаты - балаларга экологик тәрбия бирү, табигатьне сакларга өйрәтү, кошларны ярату, матурлыкны күрә белүне тәрбияләү.

Бәйгедә катнашучылар кошлар аш-ханәсе - җимлек ясап кына калмадылар, алар һәркөн җимлекләргә азык та салып торалар. Саф һава суларга чыккач та, балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар кошларның ничек ашаганнарын күзәтергә яраталар. Бу бәйгедә җиңүчеләр рәтендә Вериналар, Маркеловлар, Ситниковлар, Әфәндиевлар гаиләләре бар иде.
Тәрәз каршына
Килгән бер чыпчык,
Миңа кычкыра:
- Чык әле, - ди, - чык.
Алдый ул, беләм,
Гел шулай итә,
Йөгереп чыксам,
Оча да китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса