Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Торак – алар өчен зур терәк

7 декабрь көнне Бөгелмәдә яңа төзелгән йортны эксплуатациягә тапшырдылар. Тантанада ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Дәүләт Советы рәисенең социаль сәясәт буенча урынбасары Татьяна Воропаева, ТР мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров катнашты. Кольцов урамының 2 "А" йортын төзүне "Жилсервис" җәмгыяте Татарстан Республикасының...

7 декабрь көнне Бөгелмәдә яңа төзелгән йортны эксплуатациягә тапшырдылар. Тантанада ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Дәүләт Советы рәисенең социаль сәясәт буенча урынбасары Татьяна Воропаева, ТР мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров катнашты.

Кольцов урамының 2 "А" йортын төзүне "Жилсервис" җәмгыяте Татарстан Республикасының "Ятимнәрне һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү" программасы нигезендә башкарып чыкты. Әйтергә кирәк, Татарстан - Россиядә ятим балаларга өр-яңа йортлардан фатир бирүче бердәнбер төбәк. Программага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән контрольлек итә. Балалар торакны прописка буенча гына түгел, ә теләгән шәһәреннән алырга мөмкин. Кольцов урамындагы торакны бер ел дигәндә торгыздылар. Өч катлы йортта - 36 фатир, шуларның 30ыннан ачкычларны балалар йортында, опекуннары белән тәрбияләнгән балаларга тапшырдылар. ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразыев сүзләренә караганда, әлеге программа нигезендә, быел республикада 311 ятим бала фатир алырга тиеш, шуларның 241енә фатир ачкычлары тапшырылган инде. Әлеге торак ятим балаларга закон буенча наемга 5 елга бирелә, аннан соң аны үз милке итеп теркәп булачак. Киләсе елга тагын 317 ятим өчен торак төзеләчәк.

Кызыл тасманы кискәндә бераз традицияне үзгәрттеләр, бу юлы кайчыны олы кунаклар түгел, ә балалар үз кулларына алды. Тасма кисүчеләр арасында Евгения Покатилова да бар иде. Тумышы белән ул - Хабаровск краеннан. Аны, әти-әнисен ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәч, әнисенең апасы Ирина Пузанова тәрбиягә алып үстергән.

- Мин "ТНГ-Групп" җәмгыятендә геофизик булып эшлим, әлеге фатирымны, гариза биргәч, ике елдан соң алдым. Озак көттермәделәр. Мине үстергән апамны мин күптән инде "әни" дип, йөртәм һәм мин аңа шушындый матур тормышка юл биргәненә рәхмәтлемен, - дип Евгения әнисенең кулына бер бәйләм чәчәк тоттырды. Ирина Пузанова күз яшьләрен сөртә-сөртә:

- Дәүләт программасы ятим балалар өчен - зур терәк. Алар хәзер үз киләчәкләренә ышанычлы төстә аяк баса ала. Мин моны, гомумән, ятим калып, балалар йортында тәрбияләнүчеләр турында әйтәм, - ди.

Йортка аяк атлап кергән "хуҗалар"ның шатлыклары эчләренә сыймады, "супер", "минеке" дигән сүзләр белән алар үз фатирларын эзләп табарга ашыкты. Валентина Булгакова фатирны җиде ел көткән. Аның 7 яшьлек улы да бар инде.

- Гаиләле кеше булгач, иң беренче итеп, кухняны карадым. Иркен итеп ясалган, газ мичендә бүген үк "курник" пешерәчәкмен, тикшереп карарга кирәк бит инде - ди ул.

Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров балаларны шәһәр исеменнән котлады һәм аларга көнкүреш кирәк-яраклары алыр өчен сертификатлар тапшырды. Хәзер Бөгелмә ятимнәренең 27 квадрат метрлы торыр җире, гаилә учагы кабызыр терәге һәм киләчәк турында хыялланыр урыны бар. Моны алар гомер буе көткән.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса