Табигатьтә – могҗиза
Табигатьтә бүген бер могҗиза - Кар өстенә яфрак ява. Карларымы ашыккан? Яфраклармы соңарган? Ни булса - булган, Дөнья нурга чумган: Җирне сафландырып, Күңелне шатландырып, Җем-җем иткән карлар өсте Алтын тәңкә белән тулган... Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА. 18.10.2014.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia