Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Сез иң шәфкатьле кеше икәнсез!

Хөрмәтле коллегалар! Чын күңелемнән сезнең барчагызны да һөнәри бәйрәмебез - Медицина хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм! Табиблык итү һәрвакытта да шәфкатьле һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе булды. Медицина хезмәткәренең хезмәте бик авыр. Ул гуманлылык, Гиппократ антына тугрылык, тирән һәм күпкырлы белем генә түгел, ә зур түземлек, сизгерлек, юмартлык, үз-үзеңне аямауны таләп...

15 июнь көнне Техника йортында медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы чара үтте.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотолары.

Мәдәният учагы сәхнәсендә үзләренең хезмәт юлында искиткеч кешелеклелек күрсәтеп, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә иң кадерле нәрсә - йөрәк җылысын һәм үзләренең һөнәри осталыкларын бүләк иткән кешеләрне бүләкләделәр.

Гомерләрен медицина өлкәсенә багышлаган затларны котларга Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Т.Никулина килгән иде. Ул шәһәр мэры И.Касыймов, шәхсән үзе һәм барлык рәхмәтле якташларыбыз исеменнән шәфкать ияләренә иң изге теләкләрен җиткереп, киләчәктә дә эшләрендә зур уңышлар теләде.

Алга таба котлау өчен сүз "Бөгелмә үзәк район хастаханәсе" сәламәтлек саклау дәүләт автоном учреждениесе баш табибы И.Измайловка бирелде. Ул иң элек шәһәребездә медицина өлкәсендә башкарылучы алгарышлар турында искәртеп, 2013 елның беренче яртысында инде хатын-кызлар зарыгып көткән бала тудыру йортының кулланылышка тапшырылырга тиешлеге турында күңелле хәбәр әйтте. "Бу - медицина хезмәткәрләренең хезмәт шартларын гына түгел, ә хатын-кызларның, яңа туган нәниләрнең яшәү рәвешләрен яхшырту. Шәһәр җитәкчелегенә, Сәламәтлек саклау министрлыгына, рес-публикабыз Президентына әлеге объектны җиренә җиткереп төзүдә булышканнары өчен зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ул бит Бөгелмәдә генә түгел, ә барлык көньяк-көнчыгышта яшәүче халыкка куаныч алып киләчәк", - диде баш табиб чыгышында. Җитәкче кеше гомере өчен җаваплылык алган барча хезмәттәшләренә шәһәр җитәкчелеге, Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән тынгысыз хезмәтләре өчен чын күңеленнән хөрмәт хисләрен һәм ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Фаид Ягъфәров коллегаларына мөрәҗәгать итеп: "Бу көнне барыгызга да ныклы сәламәтлек телисе килә, әгәр дә рухи һәм физик яктан нык булсак, без бергәләп алда торган мәсьәләләрне, һичшиксез, башкарып чыгып, медицина өлкәсендә тагын да югары уңышларга ирешә алачакбыз", - диде.

Спорт өлкәсендә матур нәтиҗәләргә ия булган медицина хезмәткәрләре исә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Р.Гарифуллин кулыннан бүләк алдылар, ә профсоюз өлкәсендә зур активлык күрсәткән затлар сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең Бөгелмә районы профсоюз оешмасы рәисе М.Грачева тарафыннан тәбрикләнде.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә зур уңышларга ирешеп, үзләрен яхшы яктан гына күрсәткән мөхтәрәм затларны котлау, бүләкләүләр Техника йорты хезмәткәрләре коллективларының дәртле җырлары, биюләре белән үрелеп барды.

Матур тантанада күңел күтәренкелеге алган шәфкатьле һөнәр ияләре, мөхтәрәм ветераннар чара тәмамланганнан соң да әле озак кына өйләренә таралыша алмыйча, үзара аралаштылар: намуслы хезмәтләре өчен бүләкләнүчеләр үзләренә күрсәтелгән игътибарга сөенде, ә ветераннар исә җир җимертеп эшләгән елларын искә алдылар.

Сәламәтлек саклау системасында намуслы эшләгәне өчен бүләкләнгән балалар хастаханәсе педиатры Гүзәл Дәүләтшина 15 ел инде бу өлкәдә хезмәт итә. "Медицина бер урында гына тормый, тиз темплар белән үсә, дәвалауның яңа алымнары, яңа дарулар барлыкка килә. Бигрәк тә соңгы елларда илебез җитәкчелегенең медицинага карата игътибары артуы да сөендерә. Моның нәтиҗәсендә, Аллага шөкер, тиздән өр-яңа бала тудыру йортыбыз булачак, йөрәк-кан тамырлары авырулары үзәге ачылды, шулай ук безнең балалар хастаханәсендә дә ремонтлар башкарылып тора, эшләү өчен уңайлы булган аппаратуралар булдырыла. Бу һөнәрне сайлавыма һич кенә дә үкенмим, чөнки эшем бик ошый, үземне башка өлкәдә күз алдына да китерә алмыйм", - ди Гүзәл Азат кызы шатлыгы белән уртаклашып.

Зинаида Малянова медицинага 40 ел гомерен багышлаган: сәламәтлек пунктында фельдшер булып эшли, стоматология поликлиникасында көч куя. Моңардан тыш, профсоюз комитетының актив вәкиле була, җәмәгать эшләрен бик теләп башкара. "Хезмәтемне, пациентларымны бик яраттым, - ди хөрмәтле хезмәт ветераны истәлекләрен яңартып. - Аллага шөкер, хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, бүгенге көндә бәйрәмнәрдә игътибарсыз калганыбыз юк: акчалата бүләк тә тапшыралар, сый-хөрмәттән сыгылып торган табыннар да әзерлиләр", - ди ул. Шулай ук гомеренең 47 елын медицинага багышланган хезмәт һәм сәхнә ветераны Венера Гафурова да сәхнәгә агылучы белгечләрне күзәтеп утырганнан соң, яшьлегенә, хезмәт елларына кайтып килгән сыман булды. "Безнең һөнәр, иң беренче чиратта, кешене яратудан гыйбарәт. Халыкка ярый белдек, булдыра алганча, тырышып эшләдек, җитәкчелек белән һәрвакытта да бик дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәдек. Барлык табибларга, шәфкать туташларына да шәфкатьле булудан туктамауларын телим", - диде чая телле, көләч йөзле, искиткеч мөлаем Венера апа Гафурова.

Әйе, сез барыгыз да - иң кадерле, иң соклангыч, иң әхлаклы һөнәр ияләре. Сез күңел байлыгыгызны да, йөрәк җылысын да кызганмыйча кешеләргә өләшкәнсез һәм өләшәсез. Гомер күгегез аяз, күңелегез тыныч булсын, хөрмәтле медицина хезмәткәрләре!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса