Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Лицей – лидерлар сафында

2012 елда Россия Федерациясенең югары дәрәҗәдәге мәктәпләре рейтингының нәтиҗәләре мәгълүм булды. Безнең илдә белем бирү учреж-дениеләренә кагылышлы мондый бәя регионара мониторинг ассоциациясе, мәгариф статистикасы һәм Россия мәгълүматларының яңалыклар агентлыгы тарафыннан "Социаль навигатор" проекты кысаларында беренче тапкыр үткәрелә.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы порталы хәбәр итүенчә, быел югары дәрәҗәдәге мәктәпләр рейтингы лидерлары сафына Татарстаннан ике мәктәп кергән: Буа районының лицей-интернаты (сәләтле балалар өчен) һәм Бөгелмәнең 2 нче лицее. Рейтингны төзегәндә экспертлар укучыларның шәхси үсеш мөмкинлекләрен, уку нәтиҗәләрен, куркынычсызлык кагыйдәләре белән беррәттән, белем алу өчен тудырылган шартларны һәм шулай ук югары дәрәҗәдәге мәктәпләрдә белем алу мөмкинлекләренә ия булуны да исәп-кә алганнар.

Рейтингта Мәскәү, Самара, Новосибирск, Иркутск өлкәләренең, Красноярск, Пермь төбәкләренең, Татарстан һәм Удмуртия республикаларының 597 гимназиясе, лицейлары, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү өчен каралган мәктәпләре бар. Россиядә югары дәрәҗәдә белем бирү мәктәпләренә төрле төрдәге сыйныфларны берләштерүче белем бирү үзәкләре, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәпләре, лицейлар, гимназияләр керә. Илдә мондый белем бирү учреждениелә-ре барлык уку йортларының 12 проценттан да күбрәген тәшкил итә дип исәпләнә, аларда барлык Россия укучыларының
17 проценттан артыгы белем ала.

Моңардан тыш, мәгариф өлкәсендә идарәчелекне тормышка ашыручы (министрлыклар, департаментлар, комитетлар, идарәләр) хөкүмәт башкарма комитетларының рәсми сайтлары арасында үткән мәгълүмат ачыклыгы рейтингы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты мәгълүмат тулылыгы һәм аңлаешлылыгы буенча 2012 елда Россия Федерациясенең иң яхшы сайтлары арасында беренче бишлеккә кергән. Тикшерү эшендә 82 субъектның 83 сайты катнашкан.

Төбәгебез һәм республикабыз уңышлары - безнең барыбыз өчен дә зур куаныч. Районыбызның мәгариф өлкәсе һәрвакытта да иң яхшылар рәтендә балкыды. Киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәтләренең әҗеренә сөенеп яшәргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса