Шәһәр мэры Линар Закиров бөгелмәлеләрне һәм шәһәребез кунакларын изге Рамазан ае һәм Ураза башлану белән тәбрик итте
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров бөгелмәлеләрне һәм шәһәребез кунакларын изге Рамазан ае һәм Ураза башлану белән тәбрик итте. "Барлык мөселманнарны изге Рамазан ае башлану белән тәбрик итәм. Безнең барыбызга да - Бөгелмә муниципаль районы халкына бәхет-шатлыклар, иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек-тынычлык, файдалы белем, хәерле,...
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров бөгелмәлеләрне һәм шәһәребез кунакларын изге Рамазан ае һәм Ураза башлану белән тәбрик итте.
"Барлык мөселманнарны изге Рамазан ае башлану белән тәбрик итәм. Безнең барыбызга да - Бөгелмә муниципаль районы халкына бәхет-шатлыклар, иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек-тынычлык, файдалы белем, хәерле, бәрәкәтле маллар телим. Әлеге изге ай безне чистарындырсын һәм гөнаһлардан арындырсын, дуслыкка, бердәмлеккә китерсен, көч, түземлек бирсен. Барыбыз да иманга тугры булыйк",- диелә Линар Закировның котлавында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа