“Үлемсез полк” акциясендә 45 меңгә якын кеше катнашкан
Кичә башкалабыз Казанда "Үлемсез полк" акциясе узды. Анда 45 меңгә якын кеше катнашкан. Узган чарада Бөек Ватан сугышы елларының ачысын-төчесен татып, Җиңү көнендә исә шатлык хисләре белән янган, тик ни кызганыч, инде бакыйлыкка күчкән Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалалары, оныклары, оныкчыклары атлаган. Алар әти-әниләренең, әби-бабайларының фотоларын тотып, әлеге "Үлемсез полк"ка...
Кичә башкалабыз Казанда "Үлемсез полк" акциясе узды. Анда 45 меңгә якын кеше катнашкан.
Узган чарада Бөек Ватан сугышы елларының ачысын-төчесен татып, Җиңү көнендә исә шатлык хисләре белән янган, тик ни кызганыч, инде бакыйлыкка күчкән Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалалары, оныклары, оныкчыклары атлаган. Алар әти-әниләренең, әби-бабайларының фотоларын тотып, әлеге "Үлемсез полк"ка кушылып Казан буйлап горур атлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа