Зелная Роща авылындагы мәктәптә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен "Кояшкай" ("Солнышко") лагере эшләде. Анда минем беренче сыйныфны тәмамлаган оныгым Наилә дә ял итте, шуңа күрә лагерь хәлләреннән тулысынча хәбәрдар булып тордым. Лагерьга тәҗрибәле укытучы Наталья Стройкина җитәкчелек итте. Тәрбиячеләре Александра Гайнанова белән Антонина Дагаева иделәр.
Франс ХӘЛИЛОВ.
Зелёная Роща авылы.
Автор фотосы.
Лагерьдагы эш бик яхшы оештырылган иде дисәм, бу чынбарлыкның бер өлешен генә ачу булып торыр кебек. Һәр иртә физик күнегүләр ясаудан башлана. Аннары инде - кызыклы һәм мавыктыргыч вакыйгаларга бай "эш көне". Балаларның каядыр бармаган, үзләре өчен ниндидер яңалык ачмаган бер генә көннәре дә булмады. Авыл китапханәсендә тәҗрибәле библиограф, китапханә мөдире Ирина апалары Ишкова аларга китаплар турында сөйләде. Походка чыккан, экскурсиягә барган көннәрендә табигатькә яңача карарга өйрәнделәр, үсемлекләр дөньясы турында бик күп яңа нәрсәләр белделәр: гади генә үлән-чәчәкләр турында да мавыктыргыч хикәяләр тыңлап, аларның да һәрберсенең үз холкы, үз яшәү рәвешләре булуны ачтылар. Бөгелмәдә драмтеатрга, йөзү бассейнына бардылар, ялның соңгы көнендә паркта булып, төрле аттракционнарда кинәнделәр. лагерьда уздырылган барлык чараларны санап чыгу, алар турында сөйләп бетерү мөмкин эш түгел. Аларның һәрберсе турында оныгым, кич белән кайткач, исе китеп сөйли барды: "Бабай, беләсеңме ни өчен...", "Бабай, үсемлекләр бик акыллы икән бит...", "Бабай, бүген без театрга бардык, белсәң..."
Лагерьда балаларның ялы яхшы оештырылуга минем бу язмам түгел, ә балаларның һәр иртәдә йөгереп баруы, үзләрен анда чыннан да мавыктыргыч дөнья көткәнне белеп, йөрисе килеп йөрүе дәлил булды. Баланы бит алдый алмыйсың.
Сүз соңында мәктәп директоры Владимир Степанищевка, барлык укытучы-тәрбиячеләргә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сез - үз эшегезнең осталары. Балаларны да ихлас яратасыз, сезнең кулга аларны ышанып тапшырырга була икәненә тагын бер кат инандык.