Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Кодашта – сессия (+ФОТОЛАР)

15 февраль көнне Кодаш авыл җирлеге Советының чираттагы хисап сессиясе узды. Аның эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, җирле депутатлар, оешма-предприяте вәкилләре, авыл халкы катнашты. Кодаш авылында 2017 ел дәвамында башкарылган эшләр белән авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хәйсарова таныштырды. · Авыл жирлегендә 19 юнәлештә эш алып барыла. Без...

15 февраль көнне Кодаш авыл җирлеге Советының чираттагы хисап сессиясе узды. Аның эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, җирле депутатлар, оешма-предприяте вәкилләре, авыл халкы катнашты.

Кодаш авылында 2017 ел дәвамында башкарылган эшләр белән авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хәйсарова таныштырды.

· Авыл жирлегендә 19 юнәлештә эш алып барыла. Без кешеләрне кызыксындырган сорауларга аңлатма бирәбез, салымнар салу, паспорт-виза хезмәтен оештыру, граҗданлык хәле актларын теркәү, хуҗалык кенәгәсеннән төшерү, төрле белешмәләр бирү һәм башка төрле муниципаль хезмәтләр күрсәтәбез, яшәү мохитен яхшыртуга булышабыз. Ел әйләнәсендә даими рәвештә норматив актлар төзелә, халык белән очрашулар, авыл гражданнары җыеннары үтә, телдән һәм язма гаризаларга жавап бирәбез, депутатлар белән очрашу оештырып торабыз, - дип белдерде Гүзәлия Хәйсарова үз чыгышында.

Бүгенге көндә Кодаш авыл җирлеге составына Кызыл Чишмә авылы да керә. Җирлектә барлыгы 378 йорт исәпләнә, аларда 787 кеше көн күрә. Узган ел, республика территориясендә халыкның тормыш сыйфатын үстерүгә юнәлдерелгән максатчан программалар нәтиҗәсендә, Кызыл Чишмә авылында электр линияләрен алыштыру эшләре башкарылган. Кечкенә булуына карамастан, ул - зур тарихлы авыл. Узган ел авыл депутатлары Марсель Мортазин, Рөстәм Мөсәлимов тырышлыгы белән, авылдашлары Равилә Арсланова, Ленар Арсланов ярдәмендә Кызыл Чишмә авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган һәйкәл ачканнар.

2017 елда Кодаш авылында да күп төрле эшләр башкарылган. Таң урамында су буйлары чистартылып күпер төзекләндерелгән, клуб бинасы алдында яшьләргә спорт белән шөгыльләнү мәйданчыгы булдырылган һәм яшьләр аллеясе төзелә башлаган.

Өлкән буын вәкилләре авыл горурлыгы булып тора. 2017 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Хөснетдин Галиев 98 яшен билгеләп үткән. Ул - Кодаш авыл җирлегенең иң өлкән бабасы, аксакалы. Ә иң өлкән әби вазифасы Фатыйма Нәбиевада. Ул 97 яшен тутырган.

- Авыл аксакаллары ярдәмгә, киңәш бирергә әзер. Инсаф Гаязов, Хаҗиахмәт Хакимов, Фәндәт Госманов абыйлар, Роза апа Нигъмәтҗанова үзләренең белемнәрен, вакытларын бервакытта да кызганмый, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Аларга зур рәхмәтемне белдерәм, - диде авыл башлыгы.

Кодашта гына түгел, башка җирлекләрдә дә чүп мәсьәләсе кискен тора. Халыкның үзаңын үзгәртү өстендә биредә дә эшләр алып барыла. Кайберәүләр үзләренең йорт тирәләрен дә кемнәрдер чистартырга тиеш дип кабул итә икән. Еш кына шимбә өмәсе уздыруга карамастан, авыл халкы арасында, үз гамәлләренә нәтиҗә ясамыйча чүп-чарларын тыкрык, юл, су буйларына ташлаучылар да бар икән.

Кодаш төп белем бирү мәктәбендә бүгенге көндә 55 бала белем ала, 11 укытучы эшли. Кодаш балалар бакчасына 25 бала йөри. Халык мәнфәгатьләрен кайгырту өстендә элемтә бүлеге, мәдәният йорты, 4 кибет, мәчет, китапханә эшли.

Әйтеп узганыбызча, Кодаш авыл җирлегендә 378 йорт исәпләнә. Соңгы елларда шәхси хуҗалыкларда терлек санының артуы күзәтелгән. Бүгенге көндә 100 баш мөгезле эре терлекләр исәпләнә, шуларның 31е - савым сыеры, 69ы - кышлаулар, 277се - сарык-кәҗә, 25е - ат һәм 1762се - кош-корт.

Авыл җирлекләрендә эшмәкәрлекне үстерү программасы тормышка ашырыла. Кодаш авыл җирлегендә Радик Әхмәтгәрәев, Зилә Гыйниятуллина, Мансур Кәлимуллин гаилә фермалары тота. Терлекчелек белән шөгыльләнүнең файдасын алар үз мисалында исбатлады инде. Бүген алар хуҗалыгында 200 баш терлек исәпләнә, шуларның 55е савым сыерлар. "Гаилә фермасы" программасы ярдәмендә Зилә Гыйниятуллина 6 милион 228 йөз мең сум грант откан.

Кодаш авыл җирлегендә "Муса Җәлил исемендәге" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять уңышлы хуҗалык итә. Әлеге хуҗалык фермаларында 958 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 270е - савым сыерлары. 1 мең 741 баш дуңгыз, 216 ат бар. 2017 елда хуҗалыкта 820 тонна сөт, 251 тонна ит җитештерелгән. Басулардан җыеп алынган бөртеклеләр уңышы 10 мең 885 тонна тәшкил иткән.

Хәл ителәсе мәсьәләләр дә әле шактый икән Кодаш авыл җирлегендә. Авыл эчендәге юллар - ремонт, чишмәләр төзекләндерү эшләрен көтә.

- Хөрмәтле авылдашлар, 2018 елда үзара салым җыю буенча референдум үткәреп, быел зират буйларын төзекләндерү эшләрен башкарырбыз дип уйлыйм. Барыгызны да 2018 елда шушы бинада референдумда катнашуыгызны сорыйм, - дип мөрәҗәгать итте Гүзәлия Хәйсарова.

Яшьләр авылдан китә дип зарланучылардан түгел Кодаш халкы. Узган елда авыл җирлеге советына җир сорап, 14 кеше мөрәҗәгать иткән. Яшьләр авылга тартыла, аларның уңайлыклары булган йортларда торып, җир эшкәртеп, мал асрап яшиселәре килә. Димәк, авылның киләчәге өметле.

Ләйсән Бикбулатова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса