Күңел яраларын кузгатып...
Бүген Бөгелмәдә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 28 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте. Билгеле булганча, 1989 елның 15 февралендә Совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарыла. Шуның өчен дә бу көн - аларның барысын да искә алу, ә дәһшәтле вакыйгалардан исән-имин чыкканнарны хөрмәтләү көне. Шул уңайдан безнең шәһәрдә дә "Боевое...
Бүген Бөгелмәдә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 28 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте.
Билгеле булганча, 1989 елның 15 февралендә Совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарыла. Шуның өчен дә бу көн - аларның барысын да искә алу, ә дәһшәтле вакыйгалардан исән-имин чыкканнарны хөрмәтләү көне. Шул уңайдан безнең шәһәрдә дә "Боевое братство" мемориалы янында тантаналы чара үтте.
Анда Бөгелмә муниципаль районы җитәкчелеге, "Единая Россия" партиясенең җирле бүлеге вәкилләре, кадет мәктәбе укучылары, әфганчылар, аларның якыннары һәм туганнары катнашты. Алар һәлак булган якташларыбыз истәлегенә чәчәкләр салды. Митингта катнашучылар яу кырларында башларын салганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды.
1979 елдан 1989 елга кадәр Әфган сугышында 750 мең солдат катнашкан, 15 меңнән күбрәге шунда һәлак булган, 7 меңнән артыгы инвалид булып калган. Өйләренә әйләнеп кайта алмаганнар арасында безнең якташлар да бар.
Әфган сугышында катнашкан якташларыбыз - шәһәр һәм район егетләре югары хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнгәннәр: 9 сугышчы - Кызыл йолдыз ордены, 29ы - "Батырлык өчен", 29ы - "Хәрби батырлык өчен", 2се - "Хәрби хезмәттәге фидакарьлеге өчен", 1се - "Ватанга хезмәте өчен" медальләре иясе. Иң кызганычы шул: 11 егетебезгә ул бүләк үлгәннән соң бирелгән.
Әфганчылар алдында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков чыгыш ясады. Ул җыелган халыкны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 28 ел тулу көне белән котлады: "Сугышчы-интернанционалистларга, барлык хәрби хәрәкәт ветераннарына, аларның туганнарына һәм якыннарына ныклы сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим", - дип билгеләп үтте ул.
"Без 28 ел буе илебезнең җаваплы биремен үтәгән офицерларыбыз, солдатларыбыз батырлыгын истән чыгармыйбыз", - дип билгеләп үтте "Боевое братство" хәрби низаглар һәм локаль сугышлар ветераннарының Бөгелмә иҗтимагый хәрәкәте рәисе Леонид Прошин.
Митингта традиция буенча сугышчы-интернационалистлар җирләнгән урыннар буенча чаңгы узышларына старт бирелде. Кадетлар мәктәбе укучыларыннан торган колонна Бөгелмә - Зеленая Роща - Петровка - Бөгелмә маршруты буйлап юлга кузгалды, ә "Единая Россия" сәяси партиясенең "Яшь гвардия"челәре Әфганстанда һәм Төньяк Кавказдагы бәрелешләрдә һәлак булган сугышчы-интернационалистлар җирләнгән урынга - Соколкага юнәлде.
Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа