Кан коелган күпме, җан бирелгән һәр карышы өчен Ватанның
Бөек Ватан сугышындагы әһәмиятле зур җиңү Сталинград янында 1943 ел-ның 2 февралендә булды. 2 февраль таңында Рокоссовский гаскәрләре хәлиткеч һөҗүмгә күчтеләр. Иделнең уң як яры буенда 200 көн һәм төн бер минутка да тукталмаган аяусыз бәрелеш немец-фашист илбасарларының хурлыклы җиңелүе, әсирлеккә бирелүе белән тәмамланды.
Без ант иттек туган илебезнең
Тик бер генә карыш җирен дә
Бирмәс өчен ятлар кулына,
Көчле булып корыч стенадай,
Каршы төштек дошман юлына…
Сталинград өчен барган сугышларда безнең якташларыбыз да байтак булган. Алар Сталинград фронтының төрле участокларында каһарманлык үрнәге күрсәтеп, Бөек Җиңүгә үзләреннән гаять зур өлеш керттеләр. Кызганыч, еллар уза, бөек батырлыкның тере шаһитлары - ветераннар арабыздан бер-бер артлы китә бара. Бөгелмәләр, сугыш ветераннары Екатерина Афанасьева, Николай Лемешко, Вениамин Носков, Павел Шмаченко, Вениамин Воронов, Юрий Киселев, Евдокия Митрофанова, Полина Апрелева, Гыйльмиямал Ганиева, Любовь Кузнецова, Мария Парфенова, Елизавета Перфилова, Мария Поводырь, Софья Санькова, Елена Фетисова бүгенге көндә якыннарын куандырып гомер кичерәләр (2012 ел азагы мәгълүматлары). Аларга исәнлек-саулык, хәерле гомер теләп, үзебезнең олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ә менә батырларга куелган һәйкәлләр киләчәк буыннарга Бөек Ватан
сугышында Бөек Җиңү юлының Изгелеге һәм Бөеклеге хакында һәрчак искәртеп
торыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа