Яшең җитсә – “ликбез”га
ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә сүз "Интернет-долголетие" проектын гамәлгә ашыру, ягъни өлкән яшьтәге гражданнарны компьютер белән эш итәргә өйрәтү турында барды.
Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА,
муниципалитетның
матбугат хезмәткәре.
Әлеге программа буенча Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәге, Россия пенсионерлары берлеге иҗтимагый оешмасының Бөгелмә бүлеге белән берлектә, 1 февральдән башлап, шундый 320 "студент"ка белем бирүне оештыра. Хәзерге вакытта андый курслар шәһәрнең өч белем бирү учреждениесе базасында алып барыла. Бөгелмә районында 2007 елдан алып, 689 пенсионер компьютер "әлифбасы" белән таныштылар инде. Башта югары сыйныф укучылары өлкән яшьтәгеләргә компьютердан файдалану, интернетка керү нигезләрен төшендерделәр. Ә инде 2009 елдан, ТР Мәгариф өлкәсендә мәгълүмати-методик тәэминат һәм контрольлек итү үзәге тарафыннан эшләнгән махсус программа нигезендә, "Компьютерный ликбез" республика проектын гамәлгә ашыру башланды.
"Интернет-долголетие" дип атала торган яңа проектта республиканың яше җитеп, яисә ташламалы шартларда хезмәт пенсиясе алучы, шулай ук инвалид булу, яисә туендыручысын югалту сәбәпле, озак еллар эшләгәненә күрә пенсия алучылар, шулай ук пенсия яше якынлашканда эшсез калган кешеләр (пенсиягә чыгарына ике ел алдан), яше 55тән узган хатын-кызлар, 60тан узган ир-атлар катнаша ала. Теләгән кешеләр бүгеннән үк 4-19-55 телефоны аша Бөгелмә шәһәренең мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар.
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры билгеләп үткәнчә, 72 сәгатьлек программа пенсионерлар өчен махсус җайлаштырылган. Дәресләрдә персональ компьютерлар, интернет челтәре белән эшләү, электрон почта һәм тавыш ярдәмендә аралашу чаралары турында мәгълүматлар үзләштерәчәкләр, дәүләт хезмәтләренең электрон төрләреннән файдалану мөмкинлекләре белән танышачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа